Шапка яңалыклары

XIV Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре – 2023” бәйгесенә гаризалар кабул ителә!

Гаризалар 16 нчы октябрьдан 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 20 нче ноябрьдан 26 нчы ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.

Саумы, Туган тел!

Туган телдә диктант язганда башлар югары күтәрелә, күңелләр ачыла, баш мие тиз – тиз эшли сүзнең дөрес язылышын эзли. Сынатасы килми, сиздерми генә күршеңнең кәгазенә дә күз салып аласың.

Баулыда рәссам Рәшид Гилазовның картиналар Галереясы эшли

Бу рәссам безнең Баулы кияве, аның тормыш иптәше Хәлидә Гилазова – Баулы кызы. Бу иҗади гайләнең элекке елларда җәй буе Баулыда, Хәлидә ханымның Муса Җәлил урамындагы туган йортында яшәп, иҗади ялда булуларын, атнаның пәнҗешәмбе көнендә “Гилазовские четверги” дип аталган, шәһәрнең күренекле кешеләре белән җыелышып, матур кичәләр уздырулары турында мин үзем дә социаль челтәрләрдән укып белә идем.

Африка Петербургка күчте

Атна кич (27 июль 2023 ел) Санкт-Петербургта Русия – Африка икътисадый һәм гуманитар саммиты ачылды. Форум мәгънәле һәм аеруча эшлекле вакыйга булырга вәгъдә итә. Чөнки ул үз эченә җәмгыяти  – эшлекле һәм мәдәни чараларны ала. 

Идел буе Сабантуен Түбән Кама бизәде

Идел һәм Ока елгасының бергә кушылган урынында урнашкан күркәм Түбән Новгород шәһәрендә үтте бу үзенчәлекле һәм гадәти булмаган Идел буе Сабантуе.