Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Бөтендөнья татар конгрессына 1500 данә Коръән бүләк итте

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан Мөфтие Бөтендөнья татар конгрессына бүләк итеп 1500 данә Коръәннең “Казан басмасын” тапшырды. Данис Шакиров әлеге кадерле бүләкләргә ихлас рәхмәтләрен җиткереп, Коръәннәр 17-19 май көннәрендә узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучыларына таратылачагын ассызыклады.

Белешмә:

“Казан басмасы” – мөселман дөньясында фәнни-дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылган беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръән Ауропада һәм Петербургта басылып чыккан була, әмма «Казан басмасыннан» аермалы буларак, алар, Коръәннең оригинал текстыннан тайпылышлар булу сәбәпле, фәнни кыйммәткә ирешми. Башка ислам илләрендә Коръән 100 елдан соң гына күпләп басыла башлый. “Казан басма”сы үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле дөньякүләм танылу ала. Нәзарәт белгечләре “Казан басма”сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясап, Коръән текстын “Казан басма”сы компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыйганнар һәм революциягә кадәрге күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләгән. Шулай итеп, яңартылган “Казан басмасы” инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калып һәм югары сыйфатлы итеп бастыру өчен әзерләнгән.

Васил Шәйхразыев Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

10 февраль көнне Татарстан РеспубликасыПремьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе ВасилШәйхразыев эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендәбулды. Биредә ул Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Кемерово өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Таһир Бикчәнтәев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкармакомитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, РФ төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы Марс Тукаев, Алтай крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, Барнаул шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәидә Әминова, Алтай крае «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасарыФлора Зиннәтуллина һәм башкалар катнашты.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2023 нче ел эшчәнлеге турында видеоролик тәкъдим ителде. Татар оешмалары җитәкчеләре үзләрендә башкарылган эшләр хакында чыгыш ясады.

Васил Шәйхразыев 2024 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тормышка ашырылачакмөһим проектлар хакында сөйләде. Ул федеральокругларда уза торган җыеннар турында сөйләде һәм 2024 елны ил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дип игълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. Шулайук Васил Шәйхразыев март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды.

Очрашуда киләсе елда Федераль округ җыенын Томск өлкәсендә үткәрү тәкъдиме яңгырады. Әлеге тәкъдимне төбәкләрдән килгән вәкилләр хуплады. Шулай ук Томск өлкәсе вәкилләре өлкә Губернаторының Татарстан Республикасы Рәисе исеменә 2027нче елда XXVII ФедеральСабантуйны үзләрендә үткәрүне сорап хат язуынбелдерделәр.

Калининград шәһәрендә Хәким Исмәгыйль улы Биктеев белән хушлаштылар

13 февраль көнне  Калининград шәһәрендә халкыбызның затлы, зыялы улын Хәким Исмәгыйль улы Биктеевны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылды, мәрхүм белән саубуллашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты.

-2024 елның 11 февралендә безнең аксакалыбыз Хәким Исмәгыйль улы Биктеевның йөрәге тибүдән туктады. Бүген без аны, ул сораганча, мәчет территориясендә ислам кануннары буенча соңгы юлга озатырга җыелдык. Минем Калининград өлкәсе җитәкчелегенә, ветераннар советына, Калининград шәһәре мэриясенә, барлык якыннарына, дусларына бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар безнең аксакалыбызны иң югары дәрәҗәдә соңгы юлга озату өчен барысын да эшләделәр. Соңгы көнгә кадәр ул шат күңелле һәм бик актив булды. Хәким Исмәгыйль улы белән һәр очрашу да күтәренке рухта тәмамлана иде, – диде Васил Шәйхразыев.

Хәким ага Биктеев гомерен татар халкына, аның телен, тарихын, динен саклауга багышлаган олуг шәхес иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, Литваны, Белоруссияне, Кенигсбергны немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Күп еллар,  тыныч тормышта, хезмәт эшчәнлеген халык хуҗалыгын торгызуга багышлый.

1990 еллар башында аксакалыбыз  Хәким Исмәгыйль улы Калининград һәм Калининград өлкәсе мөселман җәмгыятенә нигез сала һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул оешмадан аерылмый. Ул Калининград әлкәсенең почетлы гражданины булды. Милләткә хезмәте өчен Татарстанның Дуслык ордены белән бүләкләнде. 

Һәрчак барлык милли һәм дини чараларда катнашып, үзенең төпле киңәшләрен, фикер-тәкъдимнәрен җиткереп килде. Бөтендөнья татар конгрессының да аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Конгресс тарафыннан оештырылган чараларның һәрвакыт шәрәфле кунагы булды.

Урыны Җәннәттә булсын! Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Санкт-Петербур шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды

14 февраль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Санкт-Петербур шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Васил Шәйхразыев 2024 нче елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан тормышка ашырылачак мөһим проектлар хакында сөйләде. Ул 2024 елныБөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. “Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу кирәк,” – диде ул.

Шулай ук Милли Шура рәисе март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды.

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үтте

2024 елның 15 февралендә «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балалар белән эшне камилләштерү максатыннан VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үтте. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең тантаналы финалы белән котлады.

“Бүген бөек каһарманыбыз, шагыйребез Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелды, республикабызның Милли музеенда “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләре чыгарылды. “Моабит дәфтәрләре” ул – тугрылык символы. Шагыйрьнең шигърияте, тормыш юлы бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Гап-гади авыл егетенең каһарман дәрәҗәсенә күтәрелү күренешләрен шушы әдәби-музыкаль кичәдә күрсәтергә тырышырбыз. Аның исеменмәңгеләштерү – безнең бурычыбыз. “, – диде ул.

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бер ай эчендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән, Татарстан Республикасының һәр районыннан һәм читилләрдән

40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бәйгенең географиясе елдан ел киңәя бара. Быел улӘзәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәмТөркияне дә колачлаган.

Бәйге 8 номинациядә үтте. Финалга 777 катнашучыузып, гала-концертта шулар арасыннан иң лаеклы дип табылган 102 финалист бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанязучылары белән очрашу узды

15 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин җитәкчелегендәге бер төркем татар язучыларыКазан шәһәрендә булдылар. Сәфәр кысаларында әдипләр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очраштылар. Очрашуда шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәех, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов һәм башкалар катнашты.

Владимир шәһәрендә Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды

20 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Владимир шәһәрендә булды. Биредә ул, 2007 елда ачылган Җәмигъ мәчете, «Бәхет» татар милли-мәдәни үзәге һәм «Владимир өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты» эшчәнлеге белән танышты.

Соңрак Данис Шакиров Үзәк Федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу уздырды. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән катнашучыларны сәламләде һәм федераль округларда ел саен уздырыла торган очрашулар турында сөйләде, август аенда Казанда «Милләт Җыены» чарасыузачагын билгеләп үтте. Алга таба Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре 2023 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм 2024 елга максат-бурычлар билгеләделәр.

Факил Сафинның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды

26 февраль көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбассары – берлекнең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның “Минем җанда Галәм яши!” исеме астында 70 яшьлек юбилей кичәсе узды.

Юбилярны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады. Данис Шакиров Факил Сафинга Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олыхезмәтләре өчен” медален һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге

Җавап калдыру

Похожие новости