Хөрмәтле милләттәшләр!

Тагын бер ел калды тарихта.

Үтсен әйдә, үтсен йөгереп.

Яхшы вакыйгалы көннәр, айлар, еллар белән сөендереп!

Аермасын бары өем, илем, газиз җиремнән, икмәгемнән, ап-ак сөтемнән.

Яңа ел сәгатенең көмеш уклары уникене сукканда Сезгә сәламәтлек, рухи ныклык, күңел көрлеге телибез.

Ил – көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын.

Гаиләләребезне югалтмыйча, алдагы көннәр – елларда да бергә булыйк!

Яңа еллар мөбәрак булсын!

Ихлас котлау-тәбрикләүләр белән “Питер Татар” порталы мохәррият.

Җавап калдыру

,
Похожие новости