Июнь ае төньяк башкалага матур һәм кояшлы көннәр алып килде. Күңелләрдәге җылы тойгы тиздән Тосно районы Шапка поселогы янында оештырылачак Сабантуй белән дә бәйле бугай.
Елның – елында милләтпәрвар, “Изге юл” җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев һәм аның якыннары ярдәмендә Нестеров күле буенда халкыбызның күркәм бәйрәме Сабантуй оештырыла. Тоснолылар милли-мәдәни чараны чын мәгънәсендә милләтара тантанага әйләндерә. Бу бәйрәмдә төрле милләт халыклары вәкилләренең ясаган чыгышылары тантананы тагын да чагурак итә, күркәмлек һәм ямь өсти.
Тосно Сабантуе татар халкының никадәр кунакчыл икәнлеген дә, җыр -моңны ихлас яратуын да һәм дәртле көйләргә өздереп баса белүен дә күрсәтә. Халкыбыз фидакарь эшли белгән кебек, матур һәм эчтәлекле итеп ял да итә белә.
Иң мөһиме Нестеров күле буенда оештырылучы тантана милләтебезнең башка халыкларга карата никадәр ихтирам – хөрмәт күрсәтүен тагын бер тапкыр раслый. Безнең милләт вәкилләре теләсә кайсы җирдә сыенып, күрше хакын санлап яши белә шул.
Тосно Сабантуе – бәйрәм мәйданына һәм Нестеров күле ярларына гына сыеша алмыйча, еракларга китеп татар халык җырларын, курай моңын, дәртле бию көйләрен яңгырата.
“Изге юл” җәмгыятенең милли – мәдәни чараларда актив катнашучы олысын -кечесен берләштергән үз коллективы бар. Сәхнәдән, гадәттә, чыгышлар өч: татар, башкорт һәм урыс телләрендә яңгырый.
1998 елдан башлап үткәрелгән Тосно Сабантуена Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) һәрдаим ярдәм күрсәтә.
Мөфти, Санкт – Петербург Җәмигъ мәчете имам-хатибы Равил Панчеев һәм Гатчина шәһәре “Юлдаш” татар – башкорт җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Норовларның чыгышы – тәбрикләүләрен бәйрәмгә җыелучылар көтеп ала.
Сабантуй бәйрәме якын туганнар һәм дуслар арасында гына була торган рухи якынлыкны хәтерләтә. Бу аңлашыла да. Һәр зур милли – мәдәни чараларны алар бергә, кулга – кул тотынышып үткәрергә өйрәнгән бит.
Шунлыктан чыгышларның дустанә җылылык һәм изге теләкләр белән сугарылган булуы гаҗәп тә түгел
Тосно Сабантуен оештыручылар тантанага җитди әзерләнә. Программа бай була һәм үз эченә мәдәни – күңел ачу чаралары белән бергә төрле бәйге һәм ярышларны дә ала.
Сабантуй сәхнәсе һөнәри һәм үзешчән артистлар, җыр һәм бию коллективлары чыгышыннан үзе дә биеп тора кебек.
Утыз елга якын Тосно җирендә татар милли – мәдәни иҗтимагый хәрәкәте аксакалы, ватанпәрвар Иниятулла Кутуев көче белән уздырыла торган Сабантуйны һәр елны Ленинград өлкәсендә һәм Санкт – Петербургта яшәүчеләр көтеп ала. Халкыбызның иң күркәм тантана – бәйрәмнәре булган Сабантуйны ел саен Шапка поселогы янында оештыру өчен Иниятулла Гани улы өчен киртәләр юк. Татар халык әйтемендә: теләгән эшли, теләмәгән сәбәп эзли, диләр бит.
Иниятулла Кутуев үзе Сабантуйны оештыруга гасырларда сыналган фәлсәфи һәм гамәли күзлектән карый:
– Сабантуй – ул икмәккә ихтирам һәм олы хөрмәт, – ди аксакалыбыз.
Без, һичшиксез, бу олы фикергә кушылабыз.
Зәрия Хәсәнова, Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.