Белүебезчә, агымдагы елда Петербург халыкара икътисадый форумы 25 нче тапкыр оештырыла. Ул 15 – 18 июньдә узачак. Мөһим юбилей чарасында 190нан артык чит ил вәкилләренең катнашуы көтелә. Санкцияләр һәм  глобальләшү кризислары шартларында Русия каршында яңа офыклар ачыла. Икътисадый тәртипкә салынган һәм килеп туган мәсьәләләр  буенча  фикер алышу  форумның ике блогында каралачак.

Яшәеш тамырыннан үзгәрде һәм әһәмиятле сөйләшүгә җыелганнар алдында  яңа мөмкинлекләрне күрү һәм аларны тормышка ашыру  бурычы тора.  Моның өчен җәмгыятьнең барлык сәламәт көчләренең  берләшүе мотлак. Яңа тормыш, яңа чакырулар, яңа үсешләр. Форумдагы фикер алышулар һәм килешүләр нәтиҗәсендә эшлекле һәм сәяси даирәләрдә халыкара партнерлар белән озакка сузылган элемтәләрне саклау һәм арттыру күз уңында тотыла.

Үзара файдалы партнерлык иң  югары дәрәҗәдә үтүче  эшлекле чараларга мөһим  өлеш кертергә мөмкинлек бирә.

Бүген Росконгресс Фондының төбәкләрдәге партнерлары булып дөньяның 76 илендәге 166 тышкы икътисадый оешма: бизнес – ассоциацияләр,  үсеш  институтлары, сәүдә палаталары,  эшлекле киңәшмәләр, финанс берләшмәләре һәм башкалар тора.

Петербург халыкара икътисадый форумы ел саен 140тан артык илдән вәкилләр кабул итә һәм ул беренче чиратта эшлекле сөйләшүләр өчен нәтиҗәле мәйдан булып тора.

Алда торган Петербург халыкара икътисадый форумы узган елгысы белән аваздаш.  Быелгысы барлык тулылыгында яңа тормыштагы яңа мөмкинлекләрне күрсәтәчәк. Чөнки халыкара әһәмиятле чарада дәүләт хакимияте органнарыннан тыш, эре компанияләр һәм дәүләт корпорацияләре, кече һәм урта эшкуарлык, мәдәният учреждениеләре,  талантлы яшьләр һәм милли-мәдәни оешмалар әгъзалары вәкилләре катнашачак. Алар барысы да ышаныч мәйданы кысаларында бәйләнеш ноктасы табачак,- дип чыгыш ясаган иде Русия Федерациясе  Президентының Петербург халыкара икътисадый форумын оештыручы комитетның җаваплы сәркәтибе Антон Кобяков.

Елның-елында Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы стенды куела.  Аны Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград  өлкәсендәге Даими вәкиллеге  (даими вәкил Ренат Вәлиуллин)  оештыра. Махсус стенд янында очрашулар үтә,  рәсми документларга кул куела.

Зәрия Хәсәнова,

“Питер Татар” порталы мохтәрияте әгъзасы.

Фоторәсемнәрдә Татарстан һәм Башкортостан күргәзмәләре.

Җавап калдыру

, , , ,
Похожие новости