Кадерле дуслар!

Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә агымдагы уку елында соңгы татар теле дәресе узды. Аны тәҗрибәле татар теле укытучысы Алинә Дамир кызы Хәйруллина үткәрде. Соңгы дәрестә татар телендә ничек сөйләргә, бүгенге көн күзлегеннән аффикслар өстәү кагыйдәләрен искә төшерделәр, дәресләрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркаев һәм аның урынбасары Шамил Алюшев Татар үзәгендә мәдәни – агарту чараларын уздыру кирәклегенә басым ясадылар. Соңгы вакытта күп кенә чаралар киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте. Бу экспозиция – “Сөембикәгə багышлана” күргәзмәсе һәм “Вдохновение. Илһам” конкурсында җиңүче яшь рәссамнарны бүләкләү, “Исәнмесез” һәм “Сөмбел” нәфис фильмнарын күрсәтү, шулай ук “Кол Шәриф. Яңарыш” документаль фильмын күрсәтү. Фильм авторлары-Татарстан режиссерлары. Алар арасында “Идел буе Болгар халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү” семинары да узды.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге исеменнән оешуны һәм хезмәттәшлекне даими вәкил урынбасары Дамир Сабиров алып барды.

Барлык вакыйгалар арасында татар теле дәресләре үзәктә мактаулы урын алып тора. Анда зур тәрәзәле якты һәм иркен сыйныф, интерактив такта, Даими вәкиллек тарафыннан тәкъдим ителгән күрсәтмә әсбаплар, татар теле дәреслекләре, сүзлекләр һәм уку өчен китаплар урнаштырыла. “Сөембикә”,” Мәгариф”, “Татарстан” журналлары, шулай ук “Татарстан” газетасы студентларны һәм җәмәгатьчелекне даими рәвештә татар телендә яңа матбугат белән тәэмин итә.

Рәхмәт сүзләрен ” Ак калфак-Нева “оешмасы рәисе Фирая ханым җиткерде, ул
“Милли халык ашлары” китабын бүләк итте. Дәрестән соң укытучы җаваплы, игелекле һәм ярдәмчел укучылар җыелуын әйтте.

Трегулова Гөлнара төркем алдында туган телләрдә белем һәм аралашу мөмкинлеге биргән өчен Алинә Хәйруллинага рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. “Мин” Ак калфак-Нева” Советы әгъзасы. Милли татар сыйлары – ул минем хатын-кызлар оешмасында юнәлешем. Алинә “Ак калфак – Нева” да мәдәни-агарту эшчәнлеге алып бара”,- диде ул.

Алга таба, укуны тәмамлау турында сертификатлар тапшыру планлаштырыла.

Фирая Рәшитова. “Ак калфак-Нева “

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости