27 февральдә Казан шәһәре Вахитов районы Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбендә III Халыкара фәнни-гамәли «Насыйри укулары» конференциясе булып узды. Ул мәктәпнең 100 еллыгына багышланган иде. Конференция эшенә Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге методисты Фирая Рәшитова һәм Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре, «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы авторы Максим Кузнецов онлайн рәвештә катнаштылар.
Фирая Илгизәр кызы үз докладын Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендәге татар теле курсларында кулланылган дәреслекләргә, аларның охшашлыкларына һәм аермалыкларына багышлады. Ул К. С. Фәтхуллова, А. Ш. Юсупова, Э. Н. Денмөхәммәтованың «Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз. Рус телендә сөйләшүчеләр өчен татар теле дәреслеге. Башлангыч дәрәҗә», Л. Х. Шәяхмәтованың «Татарский для начинающих» һәм М. Ю. Кузнецовның югарыда әйтелгән дәреслекләре турында сөйләде, аларның авторлары XIX гасырда яшәгән татар мәгърифәтчеләренең эшен дәвам итәләр дип ассызыклады. Үзе Максим Кузнецов исә үзенең китабындагы татар теле фигыле нигезен аның инфинитивы буенча билгеләү алгоритмын тикшереп үтте, берничә мисал белән ул ничек эшләвен күрсәтте. Алардан башка, бу конференциядә күзгә-күз рәвештә Казанда яшәүче укытучылар, укучылар, краеведлар катнаштылар, аларның докладларының темалары һәртөрле булды.
Методистлар һәм тикшеренүчеләр өчен конференцияләргә катнашу бик мөһим, чөнки алай үзенең фикерләрне коллегалар белән уртаклашып була, үзенә дә теманы тирәнрәк аңларга шундый катнашу мөмкинлек бирә. Шуңа күрә киләчәктә дә шундый конференцияләр оештырылачагына өметләнәбез.
Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербург мәгариф — мәдәни үзәге
Фото “Сабантуй” балалар журналы сайтыннан.