Кичә, 13 ноябрьдә, Татар теле укытучысы Фирая Илгизәр кызы чакыруы буенча, “Утыр əле яннарыма” спектаклен карадык. Комедия формасында гаиля тезю карашларына кагылдык. Ул спекакль “Санкт-Петербургтагы Татар милли-мəдəни автономия” кул астында оештырылды.

Санкт-Петербургтагы Татар милли-мəдəни узəгенен рəисе Рəис Яркаев исеменнəн, анын урынбасары Шамил Алюшев “Рəхмəт хаты” həм булəклəр тапшырды.

Спектакльдә Казан шәһәре халык театры артистлары: Зилә Идрисова, Илназ Сәхәбиев, Лиана Исламова, Лилия Хаипова, Рәис Фазылҗан, Гүзәл Нургалиева катнашты. Спектакльнең авторы һәм режиссеры – Рафис Фазылҗан.

Спектакль үзе бик кызыклы булды, ике күршенең бер авыл егетенә, күрше улына ничек кияүгә чыгарга теләүләре турында. Спектакльдә күп мәкальләр кулланылган, аларның кайберләре дәресләрдә узган, икенчеләре беренче тапкыр ишеткән.

Безгә спектакль атмосферасы, актерлар уены, музыкаль озату, җыр һәм бию бик ошады, бигрәк тә тамашачыларны да спектакльдә катнашырга һәм актрисаларның берсенә үз көндәшләренә җавап бирергә чакырулары кызыклы булды.

Спектакльдән соң без башка тамашачылар белән туган телебездә сөйләштек, татар теле һәм татар мәдәнияте белән кызыксынучы күпсанлы кешеләрне күрү бик күңелле булды.

“Ак калфак-Нева”
Фирая Рашитова
Илюзə Махмудова
Фото Алина Вафина

Җавап калдыру

, , , , , , ,
Похожие новости