1 декабрьдә Санкт-Петербургтагы Татар мәдәни үзәгендә татар каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Җәлил укулары” дигән чара булып узды.
Без бел(мә)гән тарих. Кем ул Газиз Айдарский?
Юбилей елларында Газиз Айдарскийны искә алу кичәләрен аның кызы Әлфия апа Айдарская үз инициативасы, дуслары, танышлары ярдәме белән әзерли. Быел аңа 125 яшь тулган булыр иде. Әлфия апаның үзенә дә 100 яшь тулып килә инде. Шулай да, сәхнәгә чыгып, әтисе турында бик матур истәлекләр сөйли алды.
Безнең яңа даими вәкилебез – Шамил Шәяхмәтов!
15 ноябрьдә Шамил Илһам улы Шәяхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле итеп билгеләнде
“Ак калфак – Нева” оешмасы Шамил Шәяхмәтовны котлый!
Санкт-Петербургның “Ак калфак-Нева” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Шәяхмәтов Шамил Илһам улын Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле итеп билгеләнүе белән чын күңелдән котлый. Бу җаваплы вазифада уңышларга ирешүегезне телибез!
Санкт-Петербург “Татарча диктант” акциясенә кушылды, шәһәребездә өч мәйданчык иде
10 ноябрьдә Санкт-Петербург татарлары – үз телен яхшы белүчеләр дә, аны курсларда өйрәнүчеләр дә – Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ел саен үткәрелә торган “Татарча диктант – Яз” акциясенә кушылдыдар. Безнең…
XXIX Әдәбимарафон тәмамланды
Әдәбимарафон XXIX тәмамлады.
Без аны татар теле укытучысы Фирая Илгизәровнаның уңайлы Татар мәдәни үзәгендә әйткән юлларыннан башладык һәм тәмамладык.…
Максим Кузнецов үз китабын Альберт Борһановка бүләк итте
Альберт Борһанов белән очрашуда Санкт-Петербургтагы КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге татар теле курслары каршындагы фәнни-методик киңәш әгъзасы Максим Кузнецов катнашты. Ул хөрмәтле кунакка Петербургтагы Каюм Насыйри үзәгеннән үзенең “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабын бүләк итте.
Әлфия Айдарская үз әнисе Сара Садыйкова турында хәтер саклап яши
Музейлар – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар – укучыларны, гомумән, балаларны тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да.
Ленинград өлкәсе милли оешмалары вәкилләре Этнографик диктант яздылар
2 ноябрьдә Потёмкинская, 2 адресындагы Ленинград өлкәсе Дуслык йортына төбәктә эшли торган милли оешмалар рәисләре һәм вәкилләре, һәм шулай ук студентлар да Зур этнографик диктантта катнашырга җыендылар.
Җырчы Альберт Җәлилев Петербургта зур концерт бирде
29 октябрьдә Петербургтагы “Октябрьский” Зур концерт залында җырчы, Татарстан Республикасы атказанган артисты Альберт Җәлилев концерт белән чыгыш ясады.