Яз килде, табигать йокыдан уяна башлады, һәм тагын да иң матур, иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе дә — Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитте. Бу бәйрәмнең тарихы да, илебездә гореф-гадәтләре дә бай: барлык ир-атлар, егетләр, хәтта малайлар да үзләренең яраткан хатыннарын, әниләрен, әбиләрен, кызларын, апаларын, сеңелләрен нәрсә белән дә булса шатландырырга тырыша. Алар яраткан хатын-кызларына төрле бүләкләр, чәчәкләр бүләк итә, алар өчен бәйрәм кичке ашын пешерә, үз мәхәббәтен иң матур сүзләр белән белдерелә. Без дә, «Питер.Татар» порталының редакциясенең ир-атлар өлеше, яратканнарыбызны шул гүзәл бәйрәм белән котлыйк әле!
Кадерле хатын-кызлар! Без чын күңелдән сезне иң матур, иң язгы бәйрәм белән — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сез һәрвакыт безне, ир-атларны, үз матурлыгыгыз, игелеклелегегез, сөюегез белән шатландырасыз, алда да шулай булсын! Һәр көчле ир-ат артында көчле хатын-кыз тора дип заяга әйтмиләр. 8 Март көнендә генә түгел, һәр көнне бәхетле булыгыз!
«Питер.Татар» порталы редакциясе