Татар телен, татар мәдәниятен саклау, милләттәшләрне барлау эшенә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр бар. Андыйлар бу игелекле эшне кемнеңдер әмере белән түгел, күңел кушуы, кан тарту сәбәпле башкара. Аларга дәүләт финанславы да юк. Энтузиазмга, фикердәшләр бердәмлегенә, милләткә мәхәббәт, үз туган телендә сөйләшәсе килү – менә болар читтә яшәүче татарларыбызның эшчәнлегенә юнәлеш бирүче факторлар.
Сүз башым Санкт-Петербургның “Питер Татар” (piter.tatar) порталы һәм аның башында торучы татарҗанлы, милләтҗанлы Равил Закиров, аның фикердәшләре турында. Ул Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге башлангычы белән булдырган порталның шеф редакторы, продюсеры, администраторы да. Оста айтишник та ул, Питер һәм башка регионнардан үткен каләмле журналистлар, эшлеклеләр – Ринат Мәһдиев, Фирая Рәшитова, Зәрия Хәсәнова, Катифә Гайнетдинова, Таһир Вәлиуллин, Линара Николашкина, Фәридә Грендалар һ.бларны туплап, электрон чараны үз хисабына алып бара.
– Чыгымны киметү өчен миңа SMM, интернет-реклама, онлайн-чаралар оештыру осталыгын камилләштерергә туры килде, – ди редактор.
Телләр өйрәнергә, фортепианода уйнарга да вакыт таба. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дию Равил Закиров кебекләргә төбәп әйтеләдер.
Редактор телне саклау буенча еш конференцияләрдә катнаша. Бу көннәрдә ул “Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр” дип исемләнгән lll Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциядә презентация белән катнашты.
Шул рәвешле портал эшчәнлеген алып баручыларны бер максат татар мохите, татар җәмәгатьчелеге булдыру, татар телен саклау, милли мәдәниятне үстерү берләштерә. Республикадан читтә яшәп, туган тел, милләт сагында торучылар горурлык катыш соклану хисе уята.
Бернәрсә дә буш урында тумый, билгеле. Петербургны татар матбугате башында торучы дияргә җирлек бар. 20 нче гасыр башында биредә беренче татар “Нур” газетасы басыла. Хәзер исә “Питер Татар” порталы оешып, эшчәнлеген җәелдерә. Бар нәрсә чагыштыруда шул.
Порталда Питер татарлары тормышы, татар җәмәгатьчелеге, күренеклеләр, татар иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге, телгә кагылышлы мәсьәләләр, татар, рус, инглиз телләрендә яңалыклар яктыртыла, онлайн интервью, лекцияләр, онлайн платформаларда квиз, пласт, телекүперләр һ.б.лар оештырыла. Өч ел элек әлеге сайт башлангычы белән, Ill Петербург Татар Медиафорумы кысаларында, Татар Порталлары Берлеге оешты. Шул рәвешле “Питер Татар” сайты татар берләшмәләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итә: Рәсәй һәм чит ил татарлары белән тематик онлайн очрашулар алып бара. Татар порталлары Берлеге XIII халыкара интернет-проектлар конкурсы лауреаты булды. Узган ел “Питер Татар” порталы «Татарлар турында иң яхшы медиа проект” номинациясенә дәгъвә кылды. Аның нәтиҗәсе буларак, шеф- редактор Равил Закиров татар дөньясын алга этәрүче дип табылып, «Татар көче»: топ-100 исемлегенә кертелде. Әлеге уңышлар артында зур тырышлык, телнең киләчәген кайгырту ята.
– Электрон чараның ныклы адым белән алга баруы, Питер татарларын барлап, халык хәтеренә кайтарулары куандыра. Порталда блокада ачысын татыган әнием Сатирә Сәгъдиева турында язма урын алгач, “Ак калфак – Нева” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы аны хөрмәтләде. Кайтаваз бар дигән сүз. Сайт танышларны, эш һәм татар продукциясен табарга да булышлык итә, портал – калабызның йөзе, -ди Равил Сәгъдиев.
Электрон чарада татар оешмалары эшчәнлеге киң яктыртыла.
– Фирая Рәшитова башында торган Каюм Насыйри институты милли-мәдәни үзәгенә гаиләм белән татар теле курсларына йөрим, чараларда катнашам. Нәселебез турында сөйләгән чара порталда яктыртылды һәм мондый чаралар белән татар теле курсларына йөрүчеләр, порталга язылучылар саны арта, – ди Чулпан Җиһаншина.
Равил Закиров үзе дә Каюм Насыйри институты милли-мәдәни үзәгендә татар теле курсларын тәмамлаган. Биредә укыганда күңелендә Питерның татар мәгълүмат чарасы булдыру теләге бөреләнә. Һәм әлеге хыялы еллар узгач чынбарлыкка аша.
Портал оешуга быел биш ел. Аның бердәм, актив командасы яңа уй-ниятләр, заманча эш алымнары, проектлар белән яна. Тел өчен янучыларга – мәртәбә!
Шушындый ир-егетләр, энтузиастлар булганда телебез яшәр, үсәр, заман белән бергә атлар дигән тулы ышаныч бар. Моңа Равил Закиров һәм аның фикердәшләре эшчәнлеге тулы ышаныч уята.
Шулай итеп Петербург татарлары тарихының яңа этабы языла…
Рәзимә Кашапова.
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.