Санкт Петербургтагы һәм төньяк көнбатыштагы иң зур конгресс күргәзмә үзәге – Экспофорумда 28 сентябрь – 01 октябрь  көннәрендә XV халыкара “Өлкән буын” форумы эшләде. Экспофорум күптән инде эре халыкара конгресс, күргәзмә, фестиваль һәм башка югары дәрәҗәдәге чаралар оештыру буенча абруй яулады.

 “Өлкән буын” халыкара форумы Русиядәге, шушы юнәлештәге, иң зур проект. Зур чараның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә тормыш һәм һөнәри активлыкны сакларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.

Форум, әлбиттә, өлкәннәр көненә багышланган иде. Мөһим чара Русия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Русия Федерациясе Пенсия  фонды ярдәмендә оештырылды.

Конгрессның эшлекле программасына килгәндә, унбиштән артык профильле чара планлаштырылган иде һәм алар уңышлы үтәлде.

Халыкара конгресстагы мөһим мәсьәләләрнең берсе хәзерге шартларда җәмгыятьтә өлкәннәргә социаль җайлашуда һәм сәламәтлекләрен саклауда ярдәм итүгә корылды.  Моннан тыш, экспертлар берлеге вәкилләре тармакны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алышты һәм тематик чаралар да оештырды.

Күргәзмә экспозициясе бик бай һәм эчтәлеге белән төрле иде. “Өлкән буын” форумына җыелучылар Русиянең төрле төбәкләрендәге предприятиеләр һәм компанияләр җитештергән медицина техникасы һәм реабилитация җиһазлары, санаторий – курортта дәвалану һәм ял итү мөмкинлекләре, ортопедия эшләнмәләре, гигиена һәм косметика, уңайлы киемнәр һәм башка кирәк-яраклар белән дә танышты һәм сатып та алды.

“Өлкән буын“ форумы барышында дәүләт структуралары һәм учреждениеләре органнары эшчәнлеге белән дә танышу мөмкин булды.  Моннан  тыш, “Уңайлы мохит”, “Хәстәрлек күрү һәм ярдәм итү “, “Шәфкать“ рубрикаларында бирелгән өлкән яшьтәге кешеләр өчен социаль, медицина, хәйрия ярдәме, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү күргәзмәләре дә эшләде.

 Интеллектуаль викторинада эрудицияне тикшерергә, үз эшенең осталары белән сәләтеңне сынап карарга, классик бию дулкынында ял итәргә һәм мода күрсәтүдән эстетик яктан ләззәтләнергә, уңайлы тормыш өчен товарлар һәм хезмәтләр белән танышырга һәм ярминкәдә үзеңә ошаган кирәкле әйберләрне сатып алырга, «актив озын гомер» фестивалендә катнашырга мөмкин иде.

Санкт – Петербург  “Өлкән  буын”  халыкара форумының Мәдәни күңел ачу программасы әзерләгән җыр – биюләр хөрмәтенә яңгыраган алкышларга Экспофорум бинасы үзе дә кушылды кебек. Концерт чыгышларын төньяк башкала районнары иҗат коллективлары һәм үзешчәннәр әзерләгән иде. 

 Элегант яшь биючеләрнең: “Яшь вакытта биегез!” бәйгесендә төрле яшьтәге пенсионерлар рәхәтләнеп катнашты һәм дәртле музыкага бик оста басуларын күрсәтте.

Өлкән буын вәкилләре финанс грамоталылыгы һәм пенсия, социаль , медицина тәэминаты буенча белгечләрдән консультацияләр алды.

Бу көнне пенсионерлар түләүсез канда күпме шикәр барлыгын да, күз  эчендәге басым күләмен дә белә алды. Теләүчеләр деменция.net проектында катнашып тест үтте.

 Эшкә урнашырга теләүче өлкәннәр дә кирәкле мәгълүмат алды.

 Безнең сорауларга җавап бирүче пенсионерлар Экспофорумда оештырылган  “Өлкән буын” XV халыкара форумы чараларыннан бик канәгать булуларын сөйләде.

 P.S. Piter tatar  порталы ( баш мохәррире Равил Закиров) “Өлкән буын” XV халыкара форумында “ЭкспоФорум – Интернэшнл”  матбугат хезмәте чакыруы буенча катнашты.

 Фотолар Экспофорумныкы.

 Зәрия Хәсәнова, Piter tatar порталы мохтәрияте әгъзасы.

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости