Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Рамазан ае тә мамлану уңаеннан билгеләп үтелүче олыбәйрәмебез – Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге аебыз күз ачып йомганчы узып та китте. Шушы Рамазандатоткан уразаларыбыз, кылган изге эшләребез өчен ел дәвамында әҗер-савапларны күрергә насыйп итсен.

Безнең көннәргә килеп җиткән бер хәдистә «Әгәр дә кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде» диелгән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын. Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, изге ай тәмамлангач та дәвам итеп, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде.

Кадерле мөселманнар, Ураза гаете мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә саулык-сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының 

Милли Шура рәисе                                                                             В.Г. Шәйхразыев

Җавап калдыру

Похожие новости