29 мартта Лиговский проспект, 56Е адресында урнашкан Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Татар мәдәни үзәгендә яулык бәйләү мастер-классы булып узды. Аны минем иң тугры дус кызым, элеккеге сыйныфташым Наилә Ворошилова уздырды.

Хәзерге дөньяда татар хатын-кызы бәйсез, кыю, заманча булырга тиеш, ләкин туган телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм ислам динен дә хөрмәт итәргә кирәк, монсыз үзен чын татар хатын-кызы дип санап булмыйдыр. Кызганычка каршы, хәзер татар яшьләре үз халкы гореф-гадәтләре белән бик тә кызыксынмый, шуңа күрә татар мәдәниятен хөрмәтләүче яшь егетләр һәм кызлар – чын хәзинә. Нәкъ шундый хәзинә дип шикләнмичә Наилә Ворошилованы атап була. Ул шәфкать туташы булып эшли, буш вакытта татар чараларына, бәйрәмнәренә, концертларына йөри, татарча бик яхшы белә. Их, кайда без һәр көн күрешкән мәктәп еллары, нигә мин аны ул вакытта игътибарсыз калдыра идем?..



Күрешергә яхшы сәбәп Наилә уйлап чыгарып тәкъдим иткән хатын-кызлар өчен яулык бәйләү мастер-классы булды. Сез ничә яулык бәйләү ысулын беләсез? Наилә биш төрле ысул белә, һәм бар ысулларны ул кызларга (һәм миңа) үзе күрсәтә иде, кызлар исә, аның артыннан яулыклар төрлечә бәйләп торып, моңа укый иделәр.
Татар кызларының бик матур булуы белән бәхәсләшеп һич булмый, ләкин, башында яулык булса, алар тагын да матуррак дип әйтеп була. Чарада ясалган фотолар моны ышандырырлык итеп исбатлыйлар!





P.S. Без соңгы ике айда берничә тапкыр күргәнчә, хәзер дә бәйрәм итү, чәй эчү белән бәйләнмәгән татар мәдәни чарасына бик аз кеше килде. “Нинди ул, XXI гасыр татар кызы” дигән чарага өч кунак килгән булса, яулык бәйләү мастер-классына ике кунак кына килде. Сорыйсым килә: татарлар, сез кайда? Сезгә туган мәдәниятегез кызык түгелме инде? Концертлар һәм чәй эчүләр белән генә яшәп булмый, дуслар, шулай итеп милли мәдәниятне дә саклап булмый. Мәдәниятнең саклавы-сакланмавы үзебезгә генә бәйле бит.
Максим Кузнецов, өлешчә үзе дә татар егете,
КФҮ фәнни хезмәткәре.