Шәһәр һәм өлкә татар мәдәнияте яңалыклары.

Мансур Аббазов – элеккеге фин авылыннан татар артисты

Мансур абый Аббазовка кунакка мин күптән инде җыена идем. Еш кына бу таза гәүдәле 79 яшьле ир-атны Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар мәдәнияте белән бәйләнгән чараларда да, башка бәйрәмнәрдә-фестивальләрдә дә очрашам. Ул, «Нур» ансамбле һәм «Файда» татар җәмгыяте…

Ураза гаете белән котлавы

Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар! Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Рамазан ае тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелүче олыбәйрәмебез – Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.  Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә "Кем Рамазан…

Җәлил буенча викторинада Диләрә Йосыпова җиңде

18 февральдә, Муса Җәлил туган көне уңаеннан, «Питер.Татар» порталы «Җәлил-квиз» исемле викторинасын үткәрде.

“Питер Татар” Яңа Ел (2024) онлайн-концерты!

Бу Яңа ел кичендә сезне иң нурлы Казан, Екатеринбург, Кырым, Чиләбе, Самара, Башкортстан, Австралия дусларыбыз белән очрашу көтә.

Максим Кузнецов белән очрашу узды

Максим да, дәү әнисе Галина Николаевна да Дамир Сабировтан һәм Каюм Насыйри
исемендәге мәгариф һәм мәдәният үзәге методисты Фирая Рашитовадан күчтәнәчләр, бүләкләр алдылар. Очрашу бик җылы һәм уңайлы узды

146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Муса Җәлил исемен биргән

Нева шәһәрендә, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, Санкт-Петербург шәһәренең Калинин районы 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү хөрмәтенә тантаналы чара узды.

Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә Татар теле курсы студентларының очрашуы узды

Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә Татар теле курсы студентларының очрашуы узды, алар даими нигездә ел саен биредә – КФУның Каюм Насыйри мәдәни-мәгариф үзәгендә белем ала.

Африка Петербургка күчте

Атна кич (27 июль 2023 ел) Санкт-Петербургта Русия – Африка икътисадый һәм гуманитар саммиты ачылды. Форум мәгънәле һәм аеруча эшлекле вакыйга булырга вәгъдә итә. Чөнки ул үз эченә җәмгыяти  – эшлекле һәм мәдәни чараларны ала. 

Идел буе Сабантуен Түбән Кама бизәде

Идел һәм Ока елгасының бергә кушылган урынында урнашкан күркәм Түбән Новгород шәһәрендә үтте бу үзенчәлекле һәм гадәти булмаган Идел буе Сабантуе.