Бүген без Россия дәүләт бәйрәмен – Халыклар бердәмлеге көнен – билгеләп үтәбез. Соңгы елларда аның мөһимлеге барыбызга да аңлаешлырак булды: Россия халкы күп милләтләр вәкилләреннән торса да, барыбыз – бердәм җәмгыять, безнең көчебез – бердәмлектә. Һәм бу күпмилләтле җәмгыятьтә бөтен халыклар да үз телләрен, мәдәниятләрен саклый һәм үстәрә алалар. Бу безнең байлыгыбыз, уникальлегебез, милләтара дуслык нигезе, һәм без моны сакларга тиешбез. Халыклар бердәмлеге көне нәкъ шул җәмгыятебезнең үзенчәлегенә игътибар бирергә, бердәмлегебезне тоярга мөмкинлек бирә.

“Файда” җәмгыяте ансамбле һәм татар җәмәгать эшлеклеләре Всеволожскидагы концертта

Бөтен илебездә дә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар, концертлар уздырыла. Ленинград өлкәсендә бәйрәм итү үзәгенә Всеволожскидагы Юбилей мәйданы әверелде. Анда зур концерт оештырылды, шәһәрдә яшәүчеләрне Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Дәүләт думасы депутаты Светлана Журова, Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы рәисе Сергей Бебенин, Всеволожск муниципал районы башлыгы Лира Бурак бәйрәм белән котладылар. Аннары бәйрәм программасы башланды. Үз чыгышлары белән тамашачыларны “Файда” татар җәмгыяте ансамбле, Ленинград өлкәсе чуваш җәмгыятеннән җырчы Марина Кириллова, дагстан “Хаят” бию ансамбле һәм башкалар да шатландырдылар.

Өстәге фотолар өчен Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисенә Айрат Маннановка рәхмәт белдерәм.

Ачык чыганаклардан алынган мәгълүмат буенча.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Түбәндә бәйрәм концертыннан берничә фото карап була (Ленинград өлкәсе Дуслык йорты Телеграм-каналыннан алынды):

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости