SkyTat проектының китап клубында татар мөһаҗирләре турында сөйләшүләр циклы дәвам итә. Сентябрь әсәре – Төркиянең Искешәһәр каласынды яшәп иҗат итүче, тумышы белән Актаныш кызы Айзирәк Гәрәева-Акчура. Китап яратучылар язучы белән аның атаклы якташы, Кыргызстанның мәшһүр опера җырчысы Мөнҗия Эркинбаева язмышына багышланган “Мөнҗия” әсәрен укыячаклар. Очрашуга Мөнҗия ханымның кызы Айсылу Токымбаева да чакырылган – әсәр нәкъ аның хатирәләренә нигезләнгән.

Китап клубының җәй аендагы очрашуларында исә Мәхмүт Галәү романнары – “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” укылды, әлеге романдагы тарихлар турында фикер алышуда Искешәһәр өлкәсендәге татар авылларында яшәүче, бер гасырдан артык Төркия җирләренә күчеп килгән татар мөһаҗирләренең оныклары да катнашты.

SkyTat.ru – онлайн татарча сөйләм клубы. Клуб беренче сөйләм дәресләрен 2020 елның март аенда уздыра башлады. 2022 елда клубның яңа проектлары – Китап клубы һәм Скайтат.Балалар клубы эшли башлады. Клубның эшчәнлеге белән телеграм яки инстаграм битләрендә тулырак танышырга була.

Җавап калдыру

, , , , , , , , , ,
Похожие новости