1912 елның язында Габдулла Тукай ерак сәфәргә чыгарга ниятли: Казан – Уфа – Петербург маршруты була ул.

Уфада бөек әдип татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафури белән очраша. Әлеге иҗади очрашу әдипләр күңелендә тирән эз калдыра, аларның бер -берсенә булган җылы мөнәсәбәтен ныгыта.

Петербургта Габдулла Тукай, соңыннан күренекле революционерга әйләнгән Мулланур Вахитов белән очраша.

Петербургта унөч көн торганнан соң, Габдулла Тукай Троицк шәһәренә юл тота.  Биредә сәүдәгәр Яушевлар гаиләсендә туктала. Казанга август башында әйләнеп кайта. Типографиядә эшкә урнаша һәм  үлемсез әсәрләр язуын дәвам итә.

Бөек әдипнең тууына 137, вафатына 110 ел.

Бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге шушы көннәрдә бөек әдип Габдулла Тукайны искә ала. Хәер, аның онытылып торганы да юк инде.

Русиянең һәм дөньяның күп калаларында Габдулла Тукайны хөрмәтләү йөзеннән зур тантаналар үтте. Башкортостанда да олуг шагыйрьгә багышланган шигъри бәйрәмнәр узды. Уфаның югары уку йортларында, 65нче һәм 84нче санлы татар гимназияләрендә, гомум белем бирүче катнаш мәктәпләрнең татар сыйныфларында милли – мәдәни чаралар оештырылды

Габдулла Тукайны Уфа белән бәйләгән дулкынландыргыч тарихи истәлекләр күп. Әлеге әдәби истәлекләрне моннан дүрт ел элек, 2019 елның 18 апрелендә,  Башкортостанның  башкаласында ачылган һәйкәлдән башларга да була. Республикада яшәүче  татар халкы өчен генә түгел, әлбиттә, барлык татарлар өчен бу күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Шунлыктан күпләр меңнәрчә километр юл үтеп, тантаналы вакыйга шаһиты булыр өчен  килгән иде.

Уфаның нәкъ уртасына “Нур” татар театры каршындагы мәйданга куелган бу һәйкәл ( аны матди яктан Уфа шәһәр депутаты Артур Хаҗигалеев тәэмин иткән)  шәһәрне ямьләүче бер гүзәл билгегә әйләнде. Уфада Тукай исемен һәйкәл аша мәңгеләштерү фикере Рөстәм Хәмитов Башкортостан җитәкчесе булган “аралар җылына башлаган” чорда да күтәрелә. Тик ни сәбәптәндер туктала. 2011 елның сентябрь аенда «Кызыл таң» гәзитендә Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмәтуллин, Абдулхак Игебаев, Хәсән Назар һәм Ирек Кинҗәбулатов имзалаган «Ачык хат» басыла. Хат нәтиҗәсендә Тукайга һәйкәлне Уфа дәүләт «Нур» татар театры бинасы янындагы мәйданга куярга карар кылына.

Хәзер Тукай һәйкәле янына, театр мәйданына гаилә коручы яшьләр килеп чәчәк гөлләмәләре сала һәм мәхәббәтенә, ватанга, туган теленә тугры булачагына вәгъдә бирәдер. Нәнәй – картәтиләр  оныкларына Габдулла Тукай шигырьләрен сөйли, әти – әниләр кызларын һәм улларын әдип белән таныштырадыр. 

Театр турында сүз чыккач, шунысын да әйтергә кирәк. Башкорт дәүләт драма театры каршында  Мәҗит Гафури һәйкәле тора. Әлеге театрда Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров, Илсөяр Газетдинова кебек күренекле һәм искиткеч талантлы татар артистлары уйнады. Ул вакытта “Нур” татар театры торгызылмаган иде әле. 1912 елда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина -Волжская оештырган “Нур” труппасы Русиядәге Гражданнар сугышы вакытында таркалган.

Тукайга һәйкәл куелганга кадәр үк,  әдипнең исеме Уфада мәңгеләштерелгән иде инде. Башкортостан башкаласының сандугачлар сайрый торган үзәк урамнарының берсе аның исемен йөртә. Җәмигь мәчете дә – баш мөфти шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның төп эш урыны. Республика җитәкчелеге урнашкан Ак йорт та, Югары хөкем бинасы да шушы урамда.       Төптә татар шәһәре булган  Уфада бөек Тукаебыз истәлеге шулай хөрмәт белән саклану табигый хәл. Тукаев исемендәге урамдагы йортларның  берсенә Габдулла Тукай —  татар әдәбияте классигы, язучы-демократ, татар халык шагыйре дип язылган. Уфаның борынгы үзәгендәге тарихи биналар, яшеллеккә күмелгән ял бакчалары һәм скверлар Габдулла Тукайны сагына кебек.

Габдулла Тукай һәм Башкортостан белән бәйле икенче тарихи истәлек шушы: агымдагы елда олуг әдипнең Башкортостанга килүенә 111 ел тула. Тукай авырганнан соң аңа  Троицк далаларына  барып кымыз белән дәваланырга киңәш итәләр. 1912 елда  ул  Казаннан Самарага юл ала, ә аннан Башкортостанга. Габдулла Тукай Уфага килүен беркемгә дә хәбәр итми, аны каршы алучы да булмый.  Шагыйрь “Сабах” ширкәтенең китап кибете һәм китапханәсе урнашкан бинада туктала. Биредәге хезмәткәрләрнең яхшы мөнәсәбәте, аерым иркен бүлмәдән урын бирүләре нәтиҗәсендә, Тукай кунакханә эзләп йөрми. Минем фикеремчә, китапларның якын булуы өчен биредә калгандыр ул. Аннары авырып торуы аркасында башкаларны борчырга да теләмәгәндер. Бүген бу бинага шагыйрь истәлегенә тактаташ куелган.

Габдулла Тукай Уфага 1912 елның апрелендә Петербурга барганда һәм аннан кайтканда керә.

Салкын һәм кырыс җилле төньяк башкаладан соң шагыйрьгә Уфа оҗмах булып тоела:

…Мин кайтып җиттем. Эшләр көткәнчә. Уфа докторына бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бер кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә анда микроб булган тәкъдирдә дә аңар агулы дару җибәрү мөмкин түгеллеген сөйләде. Ютәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты. Уфада кымыз бер генә җирдә. Публика тиз үк эчеп бетерә. Шулай да күп көнне бер-ике бутылка ләктерәм… Монда чәчәк тә агач исе. Теге аспирин йоттыра торган авыру (бизгәк) күптән бетте… Уфа мине киявен көткән кәләш кебек җылы, ихлас һәм яратып каршы алды, – дип яза Тукай.

“Сабах” ширкәтенең Уфадагы бүлеге мөдире Хәбибрахман Зәбиринең  истәлегендә бу вакыйга болай тасвирлана:

“1912 ел яз иртә килде. Апрель башыннан ук костюм белән дә йөрерлек иде. Бик матур бер көнне иртә белән сәгать уннарда “Сабах” ширкәтенең Уфадагы кибете алдына беренче дәрәҗә җиңел извозчик килеп туктагач, мин тәрәзәдән күреп, Тукайны танып алып шаккаттым. Әле ул экипаждан да төшмәгән иде, мин атылып чыгып өлгердем. Бер яктан күрешәбез. Икенче яктан мин: “Нигә телеграмма бирмәделәр?” — дип сөйли башлагач: “Мине Шиһаб озатканда: Уфа зур түгел, вокзалдан чыгып извозчикка китап кибете  “Сабах” дип әйтсәң, шул җитә. Синең поездың Уфага иртә белән барып керәчәк, дип, сөйләде”, — диде.

Нәкъ шул вакытта Хөсәен Булгаков дигән кеше үтеп бара иде. Аның йорты Мәҗит Гафури белән бер урамда булганлыктан, мин: “Хөсәен абзый, Гафуригә әйт әле Тукай килгәнлеген”, — дип үтендем.

Тукайда юл мәшәкате белән арыганлык, рух төшенкелеге сизелми. Ашыгып-ашыгып бер-беребезгә сораулар биреп,  һаман сөйләшә бирәбез. Ахырында: “Йә Тукай, сиңа нумер алыйкмы, әллә берәр гаиләгә урнаштырыйкмы?” — дигән сорауга каршы: “Син бит әле өйләнмәгәнсең, Казанда миңа әйттеләр: Зәбири үзе кибет артында тора, шунда бергә оешырсыз”, — дигән җавабын ишеткәч: “Менә минем бүлмәм: көндез кантур була, кич минем йокы бүлмәм. Язу өстәлен бер читкә тартам да үземнең күчмә койкамны куеп, шунда йоклыйм”, — дидем.

Тукай 150 сум акчасын миңа сакларга биреп куйды. “Минем әле вак-төяк расхутка тагын акчам бар”, — дип байлыгын да сөйләп алды.

Кесәсеннән чыгарып, Муса Бигиевтан килгән хатны укырга бирде. Бигиев, иптәшләре Галим Мәксудов, Лотфый Исхаковлар исеме белән, аны Петербургка кунакка чакырып язган иде. “Әйдә, әле башта Уфада кунак бул, бу турыда соңрак уйлашырбыз”, — дидем.

Уфада минем таныш-белешләремнән кайберләре безне кунакка чакырсалар да, Тукай һичбер җиргә барырга теләмәгәнлеген аңлатты.

Ул заманда Уфада кыз-хатыннар үзләрен бик күпкә иркен тоталар, әйтергә мөмкин, яңа китап алучыларның күп өлеше алар иде.

Кибеткә килгәндә кыз-хатыннар Тукайны күрәселәре, танышасылары  килә, ләкин ул һичберсен кабул итми. Бичаралар ишек ярыгыннан тамаша кылып кына китәләр иде.

Мәҗит Гафури һәркөнне килә. Ике шагыйрь рәхәтләнеп көн үткәрә. Габулла Тукайны югары дәрәҗәдә кунак итәр өчен Мәҗит Гафури бердәнбер пәлтәсен сата”.

Тукайга Уфаның табигате, бигрәк тә аның коры саф һавасы, агачларның күплеге бик ошый. Шәһәрдә чат саен сөт кибетләре булуы, сыраханәләрнең сирәклеге дә шагыйрьне тәэсирләндерә.

Уфада үткәргән вакыты турында ул үзенең “Мәкаләи махсуса”сында болай яза: “…Квартир, гомумән күңелле. Кеше күп килә. Эч пошарлык түгел. Монда һәркөн хәдисне күп белүче Әхмәтфаиз Даутов белән күрешәбез. Ул скрипкада маташтыра, әлегә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем”.

Х. Зәбири үзенең истәлегендә Г. Тукайның Уфадан Петербургка китү вакыйгасы турында шулай яза: “…Шуннан соң Габдулла әфәнде телеграмма бирде. Ике көннән соң Лотфый әфәнде Исхаковтан, “Тукаевка 25 сум акча бир”, дип миңа телеграмма килде. Мин вокзалга озатышып Мәскәүгә туры бара торган поездга билет алып бирдем. Стәрлетамак сәүдәгәрләреннән бер кеше Мәскәүгә кадәрле карап барырга үз өстенә алды. Мәскәүдән телеграмма бирүләрен дә үтендем…”

Тукай Уфада вакытта көннәр тәмам җылынган, чын җәй җиткән иде. Мәҗит абзый Гафури белән алар икәүләшеп һәр көнне көн урталарында Уфаның шәһәр уртасында булган “Ушаковский парк” дигән бакчасына барып ята торганнар иде. “Шәрекъ” китапханәсе юл өстендә булганга күрә, барышлый – кайтышлый: “Без паркка барып ятабыз әле”, — дип “Шәрекъ” китапханәсенә кереп, ял итеп чыга торганнар иде”.

Кымыз эчеп, һавада яту Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек булды, һаваны мактый, иркен сулу ала, ике сүзнең берсендә “сәламәтлек һавасы эчәм” дип сөйли иде.

Тукайның Уфага килү хәбәре тиз тарала. Иң беренче булып аның янына инде танылып өлгергән шагыйрь Мәҗит Гафури килә. Беренче очрашулары бер – берсенә сынаулы карашлар белән, бик тыенкы һәм аз сүзле үтә. Гафури Казаннан килгән каләмдәшенә кайда да булса барып сөйләшеп утырырга тәкъдим ясый. Икенче – өченче көнне дә Мәҗит Гафури белән шәһәр әйләнәләр, ял бакчаларына кереп кымыз эчеп, гәпләшеп утыра ике әдип. Шулай якынаеп китәләр, сүзләре килешә, әдәбият, шигърият хакында рәхәтләнеп фикер алышалар.

Шулай итеп, Габдулла Тукай Уфаны бер күрүдән ярата. Мәҗит Гафури белән очрашып аралашулар, бергә ял итүләр, кымыз эчүләр Тукайның кәефен күтәрә. Уфада Тукайны күрергә һәм аның белән сөйләшергә башка зыялылар да килә. Гаҗәп тә түгел, һәммәсенең тере Тукайны күрәсе, аңа сүз катасы килә. Шулай Уфада берничә көн булганнан соң, Тукай Петербурга барып килү теләген әйтә. Төньяк башкалада ике атна булганнан соң, Тукай янә дә Уфага әйләнеп кайта. Юлда бик нык арыган шагыйрьгә биредә хәл алу өчен мөмкинлек була. Уфада бу вакытта бакчаларда агачлар яфрак ярган, җир өсте яшел хәтфә үләннәр белән капланган, тәмле, шифалы кымызлар әзерләнгән була. Кымыз эчеп бакчаларда саф һавада ял итү Тукайның сәламәтлеген кайтарган кебек була. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән чаклары да була аның.

Тукай Уфаның саф һавасын, матур бакчаларын бик яратты. Шуның өчен, Уфада торганда, аз гына кояшлы вакыт булса, бакчага чыга, кымыз эчеп, яшел үлән өстендә ята иде. Бакчада яшел үлән өстендә йоклап киткән вакытлары да булды…”, дип яза ул вакыйгага шаһитлар.

Уфа татар галимнәре Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итә һәм шактый кызыклы мәгълүматлар таба. Бу очракта филология фәннәре докторы, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның хезмәтен әйтеп китәргә кирәк. Ул күп кенә мәгълүмәтне танылган татар галиме Закир Шакировтан (КПССның Башкортстан өлкә комитетының озак еллар беренче секретаре булган Мидхәт Шакировның әтисе) ала. Галимнәребез Тукайның тормышын һәм иҗат юлын өйрәнеп гыйльми хезмәтләр дә яза. Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры Рәиф Әмиров та Тукай иҗатын төпле өйрәнгән, гыйльми хезмәтләр язган галим. Әмировның “Габдулла Тукай һәм Башкортстан әдәбияты” исемле хезмәте  киң танылу алды.

Билгеле ки, Г. Тукай Уфада берничә көн булганнан соң, Троицкига китә. Аны тимер юл вокзалында мөгаллим, булачак тарихчы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделбарый Баттал озата. Аларның беренче тапкыр очрашулары да әлеге шәһәрдә була. Бу хакта шагыйрь үзенең “Мәкаләи махсуса”сында болай яза: “…Г.Баттал әфәнденең үткен вә искренный тәнкыйтьләрен укыганым булса да, үзен күргәнем юк иде. Бу юлы Уфада аны күрдем…”

Уфада булган чорын Габдулла Тукай  “Мәкаләи махсуса” исемле язмасында тасвирлый. Сәфәрләрен аерым китап итеп тә нәшер итә. Совет чорында язмалар мәгълүм идеология таләпләренә яраклаштырылып, шактый төзәтелеп бастырыла.

Шулай итеп аның Башкортостанга  сәфәре тәмамлана. Габдулла Тукайның иң якын дусларыннан берсе, укытучы Каюм Мостакаев шагыйрь белән М. Гафури арасындагы дустанә мөнәсәбәт турында үзенең истәлекләрендә шулай язып калдырган:       “…Тукай Мәҗитне сүз уңае чыккан саен хөрмәт белән телгә ала, аны башлап татарча беренче буларак шигырьләр яза башлаган өлкән шагыйрь булганлыгы өчен генә түгел, һәр икәвесенең арасында идея уртаклыгы һәм дә шул юлда бөтен каршылыкларга күкрәк киереп туктаусыз алга баруында дәвам иткәнлеге өчен дә Тукай Мәҗитне күңеленә якын күреп хөрмәт итә иде…”

– Габдулла Тукайны Башкортостанда бик яраталар. Республика Хөкүмәте йорты да Уфаның Габдулла Тукай урамында урнашкан, димәк, башкаланың төп урамы Тукаев исемен йөртә. Аларның Мәҗит Гафури белән дуслыгы – ике  арадгы  тирән хөрмәт билгесе. Бүген безгә Тукай кайтты, ул мәңгегә безнең белән булачак. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!, – дигән иде Республика җитәкчесе Радий Хәбиров шагыйрьгә һәйкәлне ачканда.       Шулай итеп, Габдулла Тукай 1912 елның 14 апрелендә Уфага килә һәм 17 апрельдә Петербургка юллана. Ул вакыттагы башкалада 13 көн булганнан соң янә Уфага кайта.

Бер атна торгач, Троицк шәһәренә китә. Башкортостаннан кайтканнан соң Габдулла Тукай нибарысы бер ел гына яши. Шагыйрьнең вафатын ишеткән уфалылар аның истәлеген хөрмәтләп төрле чаралар үткәрәләр. 

Вакытында Уфада шагыйрьгә тиешле хөрмәт күрсәтә алмаган Уфа яшьләре, Тукайның вафатына бер ел тулуы мөнәсәбәте берлә, «Тукай кичәләре» ( «Йолдыз» газетасының 1914 елгы 1 апрель (1157) санында 7 Уфа яшьләре тарафыннан Тукай кичәсе ясалачагы, программасы («Тукайның хәле шигырьләре хакында мәгълүмат, декламация, музыка» хәбәр ителә) ясыйлар. Уфаның кызлары – егетләре Тукайны хөрмәт белән искә төшерәләр. Фәкать бу хөрмәтне Тукай үзе генә күрә алмый.

Башкортстан татар җәмәгатьчелеге милләтнең асыл улын онытмый. Аның хөрмәтенә ел саен апрель аенда төрле хәтер чаралары оештырыла.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов  Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачканда, әдипнең барлык төрки халыклар өчен күренекле шәхес булуын билгеләде. Киләчәктә  Татарстан һәм Башкортостан халыкларының кулга – кул тотынып бергә барырга тиешлеген дә ассызыклады.

Әйтергә кирәк, бөек әдип – Габдулла Тукай, татар халкының күренекле улы, талантлы “Пушкины” да үз иҗатында шушы фикерне кызыл җеп итеп әсәрләрендә сузды бит.

Зәрия Хәсәнова, Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе “Питер Татар ” Порталы мохтәрияте әгъзасы.

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр ачык чыганактан алынды.

Җавап калдыру

, , , , ,
Похожие новости