Санкт-Петербургта яшәүче хөрмәтле тамашыларыбыз! Без сезне бик сагындык! Күрешер өчен менә дигән мөмкинлек тә килеп туды! 21 һәм 22 сентябрь көннәрендә Камал театры Александрин театрының төп сәхнәсендә Ф.Бикчәнтәев куелышында М.Галәүнең “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр” спектаклен тәкъдим итәчәк. Әлеге спектакльгә тукталуыбыз юкка гына түгел: әсәр безнең үткәнебезне, үзенчәлекле тарихыбызны чагылдыра, ул театрыбыз өчен бик әһәмиятле премьера – аның прогонын баш режиссёрыбыз Ф.Бикчәнтәевнең юбилее уңаеннан күрсәттек, спектакльдә барлык труппа диярлек катнаша.

Очрашу мизгелләрен зур түземсезлек белән көтәбез! Рәхим итегез!

Г.Камал театры

Җавап калдыру

Похожие новости