XXV Петербург халыкара икътисад форумы, аның чирек гасырлык тарихында, иң катлаулы шартларда оештырылды.  Шуңа аның төп темасы да: “Яңа дөнья- яңа мөмкинлекләр” дип аталды. Җитди чара моңарчы күрелмәгән санкцияләр фонында узды.  Русиягә дөнья күләмендә булган төрле яклы иң каты басым  ясалды.  Ул КХДРга һәм Иранга ясалган чикләүләрне дә узып китте.

Җитмәсә, төп басым һәм чикләүләр финанс һәм нефть-газ секторларына туры килде. Шуңа күрә, фикер алышуларда  төп тема урыс  акчасы, валютаны җайга салу һәм чимал базары иде.

XXV Петербург халыкара икътисад форумы Петропавловск ныгытмасындагы пушкадан тантаналы ату белән ачылды.

 Русиянең төп икътисади вакыйгасы турында «Компания» журналы шундый саннар китерә:

  XXV Петербург халыкара икътисад форумында 141 ил һәм дөнья территориясеннән вәкилләр, 43 чит ил министры,  84 дипломатик корпус башлыгы, тугыз Русия вице-премьеры, 16 Русия Федерациясе министры, 32 федераль хезмәт һәм агентлыклар җитәкчесе, 3 мең журналист, шулай ук, илнең 77  төбәге җитәкчесе катнашты., дип яза рәсми мәгълүмат  чыганагы.  Форумдагы килешүләр 6 трлн сумга җитте.

  Форум  эшендә Русия  Президенты Владимир Путин катнашты.   Путинның кереш чыгышы 1 сәгать 14 минутка  сузылды.

  2022 ел бюджеты профицит (керем өлеше чыгымнан артык булганда) белән 3 трлн. сумга үтәләчәк. 

  2021 елда Русия эшкуарлары экологик проектларга 1 трлн сум акча бирде.

Путин ташламалы ипотека ставкасын киметергә тәкъдим итте.

 18 июньгә барлыгы 691 документ имзаланды.

  Аларның 160 ы-социаль — икътисади һәм төбәкара хезмәттәшлек,  110ы — югары технологияләр, тагын 80е-банк өлкәсендә килешенде.

Татарстан президенты Рөстәм Минеханов 14 килешүгә кул куйды һәм 35 очрашу үткәрде.

Башкортостан Республикасы 65 млрд сумга 31 килешү төзеде.

Санкт-Петербург  транспорт,  фән, мәгърифәт,  сәламәтлек  саклау  һәм  шәһәрнең  гомум инфротөзелеше  белән бәйле өлкәләрдә 340  млрд  сумлык 19 килешүгә иреште.

 Ленинград өлкәсе 2022 елгыикътисад форумы барышында 277 млрд сумга инвестицияләр буенча килешүгә  кул куйды.

 Русия Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина гражданнарның валюта керемнәре конфискацияләнмәячәк, доллар һәм евроның йөрешенә киртә куелмаячак, дип белдерде. Үзәк Банк арытаба да финанс базарында элек кертелгән чикләмәләрне алачак, дип ассызыклады Эльвира Сахипзадә кызы.

 Каир – XXV Петербург халыкара икътисад форумында рәсми кунак булды. Мисырлылар тулы бер павильонны биләде.

 Xалыкара икътисад форумы башка еллардагыча, кунаклар, сессияләр саны һәм хәл итәсе мәсьәләләр буенча тулы эчтәлекле һәм программага бай иде.

 Якын Көнчыгыш, Азия, Африка илләре Җир шарының капма- каршы ягына күчте һәм Русиягә дустанә булуларын, аны ихтирам итүләрен һәм рәхәтләнеп бергә эшләүләрен күрсәтте.

 18 июнь көнне  XXV Петербург халыкара икътисад форумы  үз   эшен тәмамлады.

 Әлбиттә, яшәештәге һәм тормыштагы үзгәрешләргә яраклашу өчен Русиягә вакыт кирәк булачак. Яңа икътисад моделен төзү мотлак. Ул, беренче чиратта, ачык булырга тиеш.

Зәрия Хәсәнова, “Питер Татар” порталы мохтәрияте әгъзасы.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Җавап калдыру

,
Похожие новости