18 июнь көнне, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә ел саен үткәрелә торган “Сабантуй-2022” бәйрәме узды. Аның төп оештыручысы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Иняятулла Гани улы Кутуев иде. Бәйрәм мәртәбәле кунакларны “Чәк-чәк” белән сыйлады.

Равил Панчеев “Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге Мөселманнарының Диния нәзарәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, мөфти, Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете рухание, шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, чараның хуҗалары Тосно шәһәре һәм Тосно районы администрациясе бәйрәмдә катнашучыларны җылы сәламләделәр.

Сабантуй бәйрәмендә шулай ук Санкт-Петербургның “Ак калфак-Нева” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы да актив катнашты.

“Сабантуй” бәйрәме татар һәм башкорт халыкларының гореф-гадәтләрендә бик матур һәм искиткеч килеп чыкты.

“Ак калфак-Нева” татар хатын-кызлары җәмгыяте “калфак”- милли баш киемнәре экспозициясен тәкъдим итте. Бу кул эшләре иде.

“Калфак һәм хатын-кыз яулыгы ярдәмендә татар мөселман хатын-кызының образын булдыру” дигән мастер-класс узды . Хатын-кызлар милли стильдә истәлеккә матур фото ясадылар.

Эчке бизәлешле Ак Чатыр – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан беркетелгəн – Ислам миниатюрлыгы сыйфатында эшләде.

Традицион уеннар, татар милли көрәше, капчык киеп ярышу һәм башка бик күп нәрсәләр ярдәмендә Сабантуй бик мавыктыргыч булды. Ленинград дәүләт филармониясе солисты Динар Байтемиров, Разалия Солтанова, данлыклы үзешчән коллективы “Шатлык”, Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты ансамбле “Файда” белән берлектә дәртле концерт белән чыгыш ясады. Бәйрәм бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте.

Фирая Рәшитова
Әлфия Клейнова
“Ак калфак-Нева”

Җавап калдыру

, , , ,
Похожие новости