Төньяк башкалада XXV Петербург халыкара икътисад форумы рәсми 16 июньдә эшли башланды.
Әмма 15 июньдә Экспофорум заллары халык белән шыгрым тулы иде инде. Халыкара мөһим икътисад форумын оештыручылар фикеренә караганда, юбилей елындагысы башкаларыннан эчтәлеге белән нык аерыла.
Беренчедән, ул яшәеш һәм тормыш тамырыннан үзгәргән чорда оештырыла. Тормыш икътисадчылардан яңа үзгәрешләр көтә. Шуңа да XXV Петербург халыкара икътисад форумы “яңа тормыш -яңа мөмкинлекләр” дип аталды.
Узган елгы Петербург халыкара икътисад форумы зур саннарга иреште. 3,86 триллион сумга 800 килешү төзелде. Халыкара тотрыксызлык, пандемия һәм санкцияләр чоры яңа үсешләргә этәргеч кенә булды, бугай.
Быелгысы да яңа саннар һәм килешүләр белән гаҗәпләндермәкче.
Җитди сөйләшүләр алдыннан булган тәүге көн форумда катнашучылар күргәзмәләре белән танышу өчен менә дигән вакыт иде.
Безне инде, әлбиттә, Татарстан һәм Башкортостан күргәзмәләре кызыксындырды.
Уфалылар үз күргәзмәсен оештыруга иҗади күзлектән караган. Уртада зур ябык тирмә. Анда республика тарихын, мәдәниятен һәм сәнәгатен чагылдырган видеокартиналар берсе икенчесе алыштыра. Ә инде табигате матурлыгы тел белән әйтеп сүз белән язып бетәрлек түгел. Видеофильмнарда Гадел Кутуй телгә алган Дим елгасы да, көмеш сулы Агыйдел дә, башларын күккә чөйгән Көньяк һәм Урта Урал таулары да чагылыш тапкан. Җырларга күчкән Ирәмәл, Ямантау, Зур Әвәләк, Караташ, Янгантау һәм Торатаулар да табигать кенә тудыра алган гүзәллеккә дан җырлый.
Берүк вакытта Башкортостан күргәзмәсен оештыручылар республикада җитештерелгән һәм киң кулланыш тапкан сәнәгать товарлары белән таныштыруның да үзенчәлекле юлын тапкан.
Эстәрлектамактагы “Башкортостан сода компаниясе” акционерлык җәмгыяте җитештергән сода кайсы гына өйдә юк икән. Шуңа сода тартмасына да “Без һәр өйдә!” дип язылган.
Башкортостанның икенче башкаласы Эстәрлетамак химия сәнәгате алга киткән шәһәр. Аның исеме ике сүздән ясалган. “Эстәрле” елгасы һәм тамагы.
Эстәрлетамак бай тарихлы борынгы шәһәр. Аның барлыкка килүе 18 гасырга барып тоташа.
Бу шәһәрдә содадан тыш кер юуу өчен “Зифа” һәм “Луч” порошоклары да җитештерелә.
XXV Петербург халыкара икътисад форумына Уфа күргәзмәсен оештыручылар Сода, “Зифа” һәм “Луч” порошының сувенир вариантын ( 4 сантиметрга 7 сантиметр) эшләп алып килгән. Кечкенә тартмачыклар бик матур. Балачактан таныш булуы белән дә җәлеп итә.
Болардан тыш узган ел да, быел да бай эчтәлекле буклет нәшер иткәннәр. “Башкортостан Республикасы” алар белән горурлана дигән исемлектә Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Баязит Бикбай, Сергей Аксаков, Мостай Кәрим, Муса Гали, Сәгыйть Агиш, Земфира, Алсу, Әскар Абдразаков, Илдар Абдразаков, Айгөл Әхмәтшина, Юрий Шевчук һәм Владимир Спиваков бар.
Башкортостан фидакарьләре зур хезмәт салган умарта балы һәм кымыз турында да бай мәгълүмат бирелгән.
Башкортостан күргәзмәсе белән танышканда туган якларга кайтып килгән кебек буласың. Гүя аның саф һавасын сулап бал кортлары җырлап әйләнгән чәчәкле ялан-болыннарында йөрисең.
XXV Петербург халыкара икътисад форумы, әлбиттә, коры саннар, җитди сөйләшүләр генә түгел. Шунлыктан Башкортостан күргәзмәсенең җылы һәм нурлы хисләр тудыруы табигый.
Халыкара икътисад форумы эшен дәвам итә. Алда яңа сөйләшүләр һәм килешүләр көтә.
Зәрия Хәсәнова, “Питер Татар” порталы мохтәрияте әгъзасы.