СССРның бердәнбер Президенты Михаил Горбачев минем журналистлык тормышыма Башкортостанның бер районыннан килгән борчулы хат белән килеп керде.

 “Кызыл таң” редакциясендә гадәттәге эш көне иде. Мине баш мохәррир чакырып алды һәм кулыма хат тоттырды:

– Бу бик җитди хат. Фәлән районның Фәлән авылыннан (район һәм авыл исемен атап тормыйм) килгән. СССР Президенты Михаил Горбачев күрсәтмәләре үтәлми икән, урында барып тикшерергә кирәк,- диде.

СССРда 1985 – 1987 елларда алкогольгә каршы кампания башланган чор иде бу.

Редакциягә килгән хат чынлап та җитди иде. Берничә хатын – кыз  авыл кибетендә һаман аракы саталар, дип язган. Ирләребез эчә. Килеп тикшерегез әле.

 Барлык вакытлы матбугатта СССР Президентының эчкечелеккә каршы күрсәтмәсе басылган чорда, кибеттә спиртлы эчемлек сату – җинаятькә тиң эш иде. Мин икенче көнне үк,  килгән хатны тотып, редакция заданиесен үтәү өчен командировкага киттем.

Әлеге авылга барганда мине районның милиция начальнигы озата барды.

Авыл кибетендә комиссия төзелде. Яшереп саткан спиртлы эчемлек шешәләре өскә чыкты. Аракыны исемлек төзеп, машинага төяп озаттылар. Сатучыга нинди җәза билгеләгәннәрдер, белмим.  Әмма “Кызыл таң”да чыккан мәкалә бомба шартлауга тиң иде.

СССР Президенты Михаил Горбачевның  эчкечелеккә каршы көрәш башлавын ирләре һәм әтиләре эчүдән тәмам гаҗиз булган хатын – кызлар ихлас хуплап,  яклап,  чын күңелдән сөенеп зур өметләр белән каршы алды..

“Кызыл таң” редакциясенә өзлексез килгән хатлар шушы хакта сөйләде. Сиксәненче – туксанынчы елларда халык матбугат сүзенә ышана, аңардан ярдәм сорый һәм кирәкле ярдәмне дә ала иде. Газета сүзенә югарыда утырган абзыйлар да колак сала, рәсми вәкилләр дә чарасын күрә иде.

1985 елның 1 июненнән 1988 елның көзенә кадәр Советлар Союзында алкогольгә каршы кампания үтте. Бөтенләй спиртлы эчемлек сату тыелмады, әмма каты чикләүләр куелды. Бу чорда айныткычлар, хастаханәләр һәм дәвалау – хезмәт профилакторийлары тулы иде. СССРда алкоголизмнан интегүчеләр саны 48 миллионга җитә. 1985 елга илнең һәр алтынчы кешесе алкоголикка әйләнә. Ел саен эчкечелектән миллион ярым кеше вафат була. СССР Педагогия фәннәре Академиясе мәгълүматларына караганда, илдәге балаларның 3,5% авыр психик һәм физик тайпылыш белән туа. Кулсыз, аяксыз, бөере зарарланган, һәм иң мөһиме – акылсыз.

Статистик мәгълүматләргә караганда, РСФСРда 1983 – 1984 елларда гомүмән, бәхетсез очраклардан, йөрәк чирләреннән, үзенә кул салудан һәм агуланулардан үлүчеләр саны арта (источник: Российская база данных по рождаемости и смертности Центра демографических исследований Российской экономической школы).

Шуңадыр да  халыкка якын торган һәм хатын – кызлар хуплап каршы алган күрсәтмәләрнең берсе эчкечелеккә каршы көрәш булды.  Ачык мәгълүмат чаралары язуына караганда, тизләнешне дә, алкогольгә каршы көрәшне дә  Юрий Андропов, Александр Яковлев, Евгений Примаков, Станислав Шаталин һәм Татьяна Заславская башлый. Алкоголь эчмәүче Горбачев Андропов командасының эшен ихлас яклый һәм актив дәвам итә.

 Михаил Горбачевның эчкечелеккә каршы көрәшүенең берничә шәхсән сәбәбе дә бар, дип исәпләнә.

 Михаил Горбачевның кызы Ирина Вирганская «Мужская смертность, связанная с алкоголем, в городе Москве» дигән темага диссертация яза. Кияве  Анатолий Вирганский кан тамырлары буенча хирург. Ул алкогольнең  кеше организмына нинди тәэсир ясаганын эшендә күрә.

 Михаил Горбачев: кафедраларда эчәләр, заводларда эчәләр, походта эчәләр,  райкомда эчәләр, өйдә – бигрәк тә. Акылсызлык бит бу!, дип чыгыш ясый. Чынлап та бу һәлакәт генетик дәрәҗәдә куркыныч яный. Бу хакта Мәскәүнең ябык документларында язылган була (ист.: документальный фильм «Полусухой закон» 2006 г. Мин. 16:27-17:52).

 Әлбиттә, Михаил Горбачев эчкечелеккә каршы гына көрәшмәде, аның башка яхшы башлангычлары да бар иде. Кайберәүләр аңардан бары тик начарлык кына эзли. Моның белән мин һич тә килешмим.

 Михаил Горбачев тарихта җуелмас хәрефләр белән язылган эшләр калдырды:

  1986 елның 28 июлендә Михаил Горбачев рәсми рәвештә Әфганстаннан безнең яугирләрне чыгару турында белдерә.

 Югары пост биләгән хәрбиләрнең берсе үз көндәлегендә: Әфганстан сугышында һәр көнне совет яугирләреннән унысы һәлак була, дип яза.

Безнең яугирләрне чит илдә барган мәгънәсез сугыштан коткару, һичшиксез Михаил Сергеевичның данлы эшләреннән берсе.  

 Михаил Горбачев 1986 елның 16 декабрендә  академик Андрей Сахаровны Горький ссылкасыннан азат итте. КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы бу хакта 1 декабрьдә карар кабул итә.

Андрей Сахаровка бу хакта Михаил Горбачев үзе чылтыратып әйтә.

1990 елның 15 октябрендә СССР Президенты Михаил Горбачевка дөньяның  Нобелев премиясе бирелде. 

Нобелев комитеты Михаил Горбачевны дөньякүләм җәмәгатьчелек  каршында әлеге халыкара дәрәҗәле бүләккә күренекле үзгәртеп коручы һәм дипломат буларак, идеологик, дини  һәм мәдәни аерымлыкларга карамастан Советлар Союзы белән көнбатыш илләр арасында тынычлык урнаштырганы өчен лаек дип таба.

 Әлбиттә,  дөньякүләм Нобелев премиясенә лаек булганга кадәр Михаил Горбачев фидакарь хезмәт юлы үтә һәм партия сафында чыныгу ала.

 1955 елда Мәскәү дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлый. 

 Ставрополь шәһәре район комитетында башланган партия юлы Мәскәүгә илтә. Ул Юрий Андропов белән дуслаша, аңа Суслов һәм Громыко теләктәшлек күрсәтә.

 1978 елның 27 ноябрендә партиянең пленум утырышы Михаил Горбачевны КПСС Үзәк Комитеты секретаре вазыйфасына сайлый . Ул гаиләсе белән Мәскәүгә күчә.

 1985 елның 11 мартыннан Горбачев КПСС Үзәк Комитеты секретаре. 1990 елның 15 мартында СССР халык депутатларының чираттан тыш Съездында Михаил Горбачев СССР Президенты итеп билгеләнә.

 КПСС Үзәк Комитетының соңгы Генераль секретаре (1985—1991), СССР Югары Советы Президиумының соңгы рәисе (1988—1989),  СССР Югары Советы рәисе (1989—1990). СССР тарихында бердәнбер президент  (1990—1991). Горбачев Фондына нигез салучы, 1993 елдан «Новая ежедневная газета»ның мохтәрият советы әгъзасы.

 1991 елга кадәр СССР Оборона Советы рәисе, СССР Кораллы көчләр Югары

Главнокомандующие, запастагы полковник.

 СССРның бердәнбер Президенты Михаил Горбачев ил җитәкчелегенә якты хыяллар, матур өметләр белән килде. Аның максаты илне, халыкның аңын үзгәртеп кору иде. Халык үзгәртеп коруны яклады, әмма аңа бюрократия аяк чалды.

 Без барыбыз да башка төрле дә яшәп булганны аңладык. Михаил Горбачев шуңа омтылды да бит инде.

 Язманы әзерләгәндә ачык мәгълүмат чаралары кулланылды.

 Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

 Зәрия Хәсәнова, журналист.

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости