Мөхтәрәм нижгарлы дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!
Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Шушы айда без кояш чыкканнан кояш батканчыга кадәр ашауэчүдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эшгамәлләрдән тыелып тордык, кичләрен якыннар белән мул табыннар артында ифтар кылдык. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә «Кем Рамазан аенда чын күңелдән бирелеп уразаларын тоткан булса, ул бәндә анасыннан яңа туган сабый кебек гөнаһсыз калыр», – диелгән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән садакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын, уразаларыбыз өчен әҗерсавапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен. Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итик, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән сакланып яшик. Кадерле дин кардәшләр! Ураза гаете мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын.
Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ,
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости