Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм. Җиңүгә быел 78 ел, әмма сугыш дәһшәтләренең эзләре халкыбыз күңелендә мәңге төзәлмәслек тирән яралар булып бүген дә яши. 1941 елда ватаныбыз иминлеге өчен барлык милләтләр дә, бер йодрык булып, дошманга каршы күтәрелделәр. Туган авылларын, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас  өчен, татар милләтенең кыз-уллары да үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр. Алар арасында Гази Заһитов, Миңлегали Шәйморатов, Газинур Гафиятуллин, Мәгүба Сыртланова, Якуб Чанышев, Фатых Булатов, Гани Сафиуллин һәм башка бихисап күп батыр кыз-улларыбыз бар. 

Бүгенге тынычсыз вакытта хәрби хезмәтләрен узучы, илебез иминлеге өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата да шундый ук батырлык сүзләре әйтәсем килә. Алар да бабайлары һәм туганнары кебек үк юлбарыстай көрәшеп илебез иминлеген саклыйлар, дөньяга тынычлык көннәрен якынайталар. 

Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәтләрен узучылар, илебез сагында торучы батыр затларыбыз, һәрбер яңа аткан таң безгә бары тик яхшы хәбәрләр генә алып килсен. Туган җиребез күге һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим.

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы 

Милли Шура рәисе                                                            В.Г. Шәйхразыев

Җавап калдыру

Похожие новости