Киров исемендәге Ленинград пехота училищесы шактый еллар ныклы физик әзерлекле, белемле командирлар әзерли. Бөек Ватан сугышында әлеге дәрәҗәле хәрби уку йортын тәмамлаучылар арасында батырлык кылучылар шактый. Әкмәл Кашапов – шундыйларның берсе, кече командир каһарманлык кылып, сугыш кырында батырларча һәлак була. Әкмәл Кашаповның батыр исеме 81 елдан соң туган ягы Татарстанның Зәй районы Сармашбаш авылына кайтып ирешә. Ул исән чакта ала алмаган Кызыл Байрак ордены таныклыгы сеңлесе Гыйзденисага тапшырыла.

Әкмәл Кашапов 1918 елда күп балалы гаиләдә туып-үсә. Екатериновка авылында VII класс белем ала. Хисапчылар курсын тәмамлый. Зәйдә финанс бүлегендә эшли. 1938 елда армия сафларына алынып, Киров исемендәге Ленинград пехота  училищесында кече командирлыкка укый. Гади авыл егетенең дәрәҗәле уку йортында командирлыкка укуы – ул чор өчен зур дәрәҗә. Сугыш башлангач, Әкмәл Кашапов Мурманскида Карелия фронтында 52нче укчылар дивизиясенең 52нче укчылар полкында взвод белән җитәкчелек итә.  Якташ 7 июльдә  “Чертовый перевалы”ына чигенүче дошман юлын өзү өчен сугышка җибәрелә. Командир бу биремне бик яхшы үти. 16 июльдә рота командиры яралангач, Әкмәл Кашапов командованиене үз җитәкчелегенә ала. Штурмга рота белән кереп, чигенүче дошман артыннан күзәтеп бара һәм  шәхсән үзе бер снайперны (“кукушка”) юк итә, дошманның  пулеметын сафтан чыгара. Әлеге каһарманлыгы өчен Әкмәл Кашапов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Тик дәрәҗәле бүләген ала алмый, яуда батырларча башын сала. Ротадан 62 кыю сугышчы дошманның 200 кешесен юк итеп һәлак була.

…Бүләк каһарманны сигез дистә елдан соң эзләп тапты. Әкмәл Кашаповның якты батыр исеме туган җиренә, туганнарына кайтып иреште.

Әкмәл Кашапов укыган Ленинград пехота училищесында хәзер башка оешма эшчәнлек алып бара, ә менә биредә күп мәгълүмат туплаган уку йорты музее саклана. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел.

Рәзимә Кашапова

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости