“Башкисәрдән курыкмаган,
Ана телен саклап калган,
Син бит – үлмәс Җәлил рухлы
Бөек татар, бөек татар!”

Берничә ел элек телевизордан Габделфәт Сафин башкаруында шушы җырны ишеткәч мин: “Карале, нинди көчле, нинди мәгънәле язылган бу җырның сүзләре, авторы кем икән?”
Дип, бик кызыксынып тыңлаган идем. (Ә бит Габлелфәт, “булыр – булмас,” “беркөнлек” җырларны җырламый.)

Әллә инде үзем дә шигырләр язгангамы, берничә җырның авторы буларак та, мин иң башта җырның сүзләренә, эчтәлегенә нык игътибар ясыйм.

Күптән түгел мине якын дустым Мансур абый Нева буйлап теплоходта йөрергә сәяхәткә чакырды.

Казаннан килгән артислар да була, дигәч, мин дә бик шатланып риза булдым, Афишада Хәмид Мәткәримов үзенең тормыш чәчкәсе – Алсугөл һәм дуслары – яшь җырчы Илмир Сәхәбетдинов, виртуоз баянчы Рәзил Фәррәхетдиновлар белән килә икән, дип укыгач мин, тиз генә интернетка кереп аларның репертуары белән дә танышып алдым.

Дуслар, беләсезме кем ул Хәмид Мәткәримов? Ул бит – нәкъ теге Габделфәт Сафин башкарган “Бөек татар” җырының авторы!

Нева буйлап, автор һәм аның дуслары башкаруында берсеннән – берсе искиткеч матурырак җырлар яңгырады.

Кызыклы уеннар уйнап, бергәләшеп җырлап – биеп күңел ача торгач, ике сәгать ярым вакыт сизелмичә бик тиз үткән дә киткән.


Уеннар дигәндәй, килгән кунаклар да ашап – эчеп кенә утырмадылар, төрле конкурсларда катнашып, белгән һөнәрләрен күрсәттеләр.


Линара Анваро әнисе Нурия ханым белән Салават Фәтхетдинов репертуарыннан “Килә ява” җырын башкардылар.

Ә инде Тосно шәһәреннән килгән Бөтенрәсәй фестивале лауреаты Айлина Хәбибуллина барыннан да уздырып җибәрде. Ул “Кышкы романс” ны шулкадәр оста итеп җырлап, бар халыкны шак катырды. Моннан 6 ел элек кечкенә кызчык әти – әнисе белән шушы ук теплоходта йөзгәннәр икән. Ул чакта да чыгып җырлаган булган Айлина. Бу турыда Хәмид: «Мин аны танымадым да, дип сөйләп алды».

Мин дә читтә калмадым, тамашачыларга үземнең “Бишек җыры” дип аталган шигыремне дә укып ишеттердем.
Шунысы да бик мөһим, Казанда Бөтендөнья татар конгрессы барган чорга туры килде бит безнең бу сәяхәтебез.
Үз телебезне саклап калу, киләсе буыннарга үз гореф – гадәтләребезне, үз динебезне өйрәтү – безнең бурыч!

БИШЕК ҖЫРЫ

“Әлли – бәлли бәпкәсе,” дип,
Көйлимен оныгыма.
Искитәрлек булмаса да,
Тавышым моңлы гына.
Күзкәйләрен мөлдерәтеп
Тыңлый миңа оныгым.
Иреннәрен кыймылдата,
Откандай минем моңым.
“Кая киткән әнкәсе…” дип,
Дәвам итәм җырымны.
Күкрәгемә кысып кочып,
Тирбәтәмен кызымны.
Бишек җырына изерәп,
Йоклап китте сабыем.
Аркасыннан үзен сөям,
Күземне алалмыймын.
Кичә генә әнкәсен дә
Йоклата идем шулай.
Һичбер нәрсә үзгәрмәгән –
Шул ук кояш, шул ук ай!
Һай, яшәтик бишек җырын,
Тел бетмәсә – ил бетмәс!
Биләвеннән тыңлап үскән –
Ана телен ят итмәс!!!

Автор: Рәхимә Фәхри

Фоторәсемнәр: Линара Анваро

Җавап калдыру

, , , , , , , , , ,
Похожие новости