Агымдагы елның 1 мартында төньяк башкалада һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар яңа хәбәр ишетеп уянды. Татарстанның Санкт – Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Казанга кайтып китә икән.

Хикмәт шунда :  “…Татарстан Халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев яңа эшкә күчү сәбәпле үз вәкаләтләрен тапшырды. Вакантлы вазыйфага 2015 елдан Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле вазыйфаларын биләгән Ренат Вәлиуллин расланды. Бу хакта оешманың VI конференциясендә игълан ителде” , – дип хәбәр иткән иде Бизнес – Online  газетасы, business-gazeta.ru

Санкт – Петербургта яшәүче милләттәшләр өчен бу хәбәр көтелмәгән яңалык булды. 

Ренат Накыйф улы Вәлиуллин төньяк башкалага Татарстан Республикасының Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле  вазыйфасында 2015 елның апреленда килде.

Петербургның Васильевский утравындагы 11нче линиядәге (урамындагы) 14/39 санлы йортта урнашкан Татарстанның Даими Вәкиллегенә Ренат Вәлиуллин саф татар телендә : Исәнмесез!, дип килеп керде….

Татар теле шул көннән Даими Вәкиллектә ешрак яңгырый башлады. Петербургта яшәүче милләттәшләр Вәлиуллинга, беренче чиратта, әнә шул туган телне кайтарган өчен дә рәхмәтле. Ренат Вәлиуллин үзе белән өч революция башкаласы булган шәһәргә туган тел ягына борылыш алып килде.

Ренат Вәлиуллин белән бергә, әйтерсең, Санкт – Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәгән татарлар тормышына яңа сулыш өрелде. Туган телдә сөйләшү, аралашу бит ул күңелдә дулкынлы хисләр уята. Күз алдыннан сиздерми генә балачак, туган авыл, мичкә салынган икмәк, кайнап торган самавыр  уза.

Ренат Вәлиуллин әнә шул балачактан килгән самими хисләрне үзендә саклаган. Аның җыр – моңга гашыйклыгы, гармунда оста уйнавы һәм җырлавы, Татарстанның иң матур төбәкләренең берсе булган Арча районы Урта Сәрдә авылында туып – үсүе белән дә бәйледер. Кызылсу елгасы да, күпмедер дәрәҗәдә, аның нәфис әдәбиятны, халык җырларын яратуына сәбәпче булгандыр, могаен. Әлеге күркәм авылда ул 1972 елның 19 мартында дөньяга килә.

Кайбер белгечләр фикеренчә, кешенең кайсы айда тууы аның холкына, тормыш – көнкүрешенә сизелерлек йогынты ясый икән. Әйтәсе килгәнем, Ренат Вәлиуллин март аенда дөньяга килгән. Март – яз ае.  Яз көне барлык тереклек уяна, тормышка яңа сулыш өрелә. Мартта күп шәхесләр туган. Аларга  тормышны ярату, киләчәккә ышаныч һәм активлык хас. Гадәтилеккә яңалык кертүдән дә курыкмыйлар.

Ренат Вәлиуллин 1989 – 1994 елларда В. И. Ульянов – Ленин  исемендәге Казан дәүләт университетында белем ала. Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм Көнчыгыш телләр филологиясе белгечлеге буенча диплом яклый. Үзаллы гарәп һәм төрки телләрен өйрәнә.

Читтән торып П.А.Столыпин исемендәге дәүләт хезмәте академиясен (Саратов) тәмамлый.

Ренат Вәлиуллин филология фәннәре кандидаты, 3 монография авторы. Үз эшчәнлеге буенча Вәлиуллинга хезмәтендә турыдан-туры конфессияара, динара һәм милләтара хезмәттәшлек мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килә.

Ул лаеклы рәвештә “Казанның 1000 еллыгы” һәм Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 2013 елда аңа “Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә. Санкт-Петербург Губернаторының Рәхмәт хатын (2019 ел)  Ленинград өлкәсе Губернаторының рәхмәт хатын (2020 ел) ала. 2021 елда аңа Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты тапшырыла. Тагын бер елдан күкрәген Татарстанның иң югары дәрәҗәле бүләге “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале бизи.

Ренат Вәлиуллин күркәм гаилә корган. Гаиләдә милли кыйммәтләрне ихтирам  итәргә өйрәнеп ике ир бала тәрбияләнә. Хатыны Мәдинә ханым халкыбыз гореф – гадәтләрен, йолаларын гадел саклый, милли ашларны, телеңне йотарлык итеп әзерли.

Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими вәкиллегендә һәм Петербургның Чайковский урамында ачылган Татар мәдәният үзәгендә оештырылган милли – мәдәни чараларда Мәдинә Вәлиуллина әзерләгән бәлеш – гөбәдияләрдән сыйланырга туры килгәләде. Белгечләр ул камыр ашларына иң югары бәяне куяр иде могаен.

Ренат Вәлиуллинны Казанга озату мәҗлесе төньяк башкаланың Чайковский урамындагы Татар мәдәнияте үзәгендә үтте. Милли мәҗлескә Санкт – Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татар җәмгыяте тормышында актив катнашучы милләт каймагы чакырылган иде. Милли ризыклар белән тулы мул табынны җитәкчесе Рәис Яркәев булган Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы әзерләгән иде. Телне йотарлык гөбәдияне Мәдинә ханым Вәлиуллина алып килде.

Әйтергә кирәк, әлеге үзәк үзе дә Рәис Яркәев фидакарьлеге һәм башлап йөрүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстанның төньяк башкаладагы даими вәкиле буларак , әлеге үзәкне ачуга Ренат Вәлиуллин да зур өлеш кертте.

Санкт – Петербургта Татар мәдәнияте үзәге ачылганга ике елдан артыграк вакыт үтте. Шул арада ул шәһәрдәге һәм өлкәдәге татар милли – мәдәни җәмгыятьләре әгъзалары, ветераннар, өлкәннәр һәм балаларның яраткан урынына әйләнде.           

Мәҗлес барышында күпләр Ренат Вәлиуллинга карата булган уй – фикерләре белән уртаклашты.

– Мин бүген төнлә бөтенләй йокламадым. Йоклый алмадым, – дип дулкынланып сөйли башлады Әхнәф Зыякаев. Әллә күпме проектлар планлаштырган идек. Хәзер нәрсә була инде алар белән !? 

Әхнәф Зыякаевның аптырап калуы йөзенә чыккан иде.

Әлбиттә, Ренат Вәлиуллинның  Казанга кайтып китүе  аның үзенең генә түгел,  төньяк башкалада яшәгән байтак милләттәшләрнең дә җәмгыять эшчәнлегенә үзгәреш кертте.

Әхнәф Зыякаевның (аның гына түгел) Ренат Вәлиуллинның Казанга кайтып китәчәген ишетеп борчылуы аңлашыла. Әхнәф Гаделгәрәй улы танылган сынчы (скульптор), Тукай, Атаулла Баязитов, Муса Җәлил, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы. 

Алда торган иҗади планнары да милләт тарихы һәм язмышы белән бәйләнгән.

Татар мәдәният үзәге Санкт – Петербург шәһәре һәм Татарстан Хакимиятләренең үзара киңәшләшеп эшләве нәтиҗәсендә барлыкка килде. 2020 елда Петербург җитәкчелеге үзәк өчен кала уртасында бина бирде, Татарстан Хөкүмәте бүлмәләрне үзгәртеп кору һәм ремонтлау өчен акча бүлде.

Татар мәдәният үзәгендә документаль һәм нәфис фильмнар карау һәм фольклор ансамбльләр чыгышлары өчен зал, китапханә бар. Киңәшмәләр, түгәрәк өстәлләр, конференция һәм утырышлар үткәрү өчен шартлар тудырылган.

Төньяк башкала татарлары күптән үзләренең мәдәни учагы булуын көтте. Ниһаять, әлеге якты хыял тормышка ашты. Үзәк ачылган көннән биредә милли – мәдәни чаралар атна саен диярлек уза.

Әлеге мәкаләдә Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасының Санкт – Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле булган елларда тарихи шәхесләребез Атаулла Баязитов, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башка күренекле милләтләребез белән бәйле вакыйгалар, туган телне  үстерү буенча үткәрелгән милли – мәдәни чаралар хакында язып тормадым. Алар “Питер Татар” порталында даими яктыртылды.

… Татарстан үзенең лаеклы улы, милләтпәрвар Ренат Вәлиуллинны Казанга чакырып алды. Кайтарды.

Өйгә кайту – ул һәрвакыт күңелле һәм шатлыклы. Әгәр инде сине вазыйфаңда күтәреп, ышаныч күрсәтеп чакырсалар, бу икеләтә бәхет.

Петербургта яшәүче милләттәшләр Ренат Вәлиуллин нинди генә вазифада булса да, төньяк башкала татарларын онытмас, дип өметләнә. Аның Петербургта башкарган милли – мәдәни  эшләре үзенә кайтаваз булып , изгелек булып кайтасына ышана.

Тарихтан күренүенчә, бернәрсә дә , беркайчан да , беркайда да эзсез югалмый ич.

Фоторәсемнәр Вәлиуллиннарның гаилә архивыннан алынды һәм авторныкы. Зәрия Хәсәнова, Россия, Санкт – Петербург һәм Башкортостан Журналистлары берлеге әгъзасы, “Питер Татар” порталы журналистлары мохтәрияте  әгъзасы.

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости