Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә булды. Биредә ул өлкә губернаторы Сергей Цивилев җитәкчелегендә узган XXIII Федераль һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты.
2023 елның 30 июнь – 1 июль көннәрендә Кемерово шәһәрендә берләштерелгән форматта XXIII Федераль һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. Шулай ук әлеге утырыш вакытында, 2023 елның 28-29 июнь көннәрендә, биредә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясен үткәрү турында да карар кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Җавап калдыру

,
Похожие новости