Санкт-Петербургта яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге кысаларында җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев белән очрашу узды.

Аны «Питер Буйлары» мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре ассоциациясе Башкортстанның Россия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге катнашында оештырды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул хакта хәбәр итте.

Очрашуда татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге, яшьләр, журналистлар һәм блогерлар катнашты. Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге вәкилләре дә бар иде.

  • Рөстәм Нәбиев – элекке хәрби хезмәткәр. Хәзерге вакытта  – танылган җәмәгать эшлеклесе һәм уңышлы, тулы тормыш турында блог алып баручы үрнәк гаилә башлыгы, спортчы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы. Хәзерге вакытта Рөстәмнең социаль челтәрдәге сәхифәләрен 1,5 миллионга якын кеше күзәтә.

«Җиде ел элек Рөстәм Нәбиев Омскида җимерелгән казарма астында калган. Ул Һава десанты гаскәрләренә алынган булган. Нәбиев исән калса да, аякларын югалта. Әмма яшь егет алга таба яшәр өчен үзендә көч тапкан. Очрашуда Рөстәм үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Ул инде ике тапкыр парашют белән сикергән, массакүләм йөгерештә катнашкан. Язмыш сынауларын җиңүе, үзеңне яңача кабул итү һәм яңа биеклекләрне яулап алу турында эчкерсез тарих сөйләнде. Аның кебек кешеләр бик күпләргә үз көчләренә ышанырга мөмкинлек бирә, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге исеменнән Дамир Сабиров аңа, алдагы максатларына ирешүдә уңышлар теләп, Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sankt-peterburgta-amagat-esleklese-rostam-nabiev-belan-ocrasu-bulgan-5862566

Җавап калдыру

,
Похожие новости