Бөтендөнья татар конгрессы сайтының 

“Әниемнең җылы кочагы”  конкурсын үткәрү турында 

НИГЕЗЛӘМӘ 

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. “Әниемнең җылы кочагы” конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкармакомитеты (алга таба Конгресс);

1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.

1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;

1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

2. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1.Конкурсның максаты – әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

2.2.Әниләр хакындагы шигырьләрне популярлаштыру, барлау.
2.3. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын, социаль челтәрләрен  популярлаштыру.

2.4.Конкурсның төп бурычлары;

— татар гаиләсендә әнинең тоткан роле хакында сөйләү, күрсәтү;

—хатын-кызның төп бурычы — ана булу, балалар тәрбияләү, гаилә учагын саклаучыикәнлеген искәртү;

— Балалар арасында әнинең иң кадерле кешеикәнлеген, аңа карата хөрмәт, ихтирамбулырга тиешлеген күңелгә сеңдерү, пропагандалау;

— татар гаиләсенең борынгыдан килгән нигезен барлау.

3. Конкурсның номинацияләре:

3.1 Конкурс “Әниемнең җылы кочагы” номинациясе буенча өч  категориядә мәктәпукучылары арасында үткәрелә:

1.   1 – 4 нче сыйныфларда укучыларарасында;
2.  5 – 8 нче сыйныфларда укучыларарасында;
3.  9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;

3.2  Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

3.3 Жюри конкурс эшләре арасыннан Рәхмәт хатларына лаекларны сайлап алу хокукына ия.

4. Конкурста катнашучыларга таләпләр:

4.1 Конкурста Татарстан, Россия һәм читилләрдә яшәүче 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
4.2 Конкурста катнашучы  “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның  шигырен сөйләп, аны видеогаяздырырга һәм Вконтакте челтәрендә “Әниемнең җылы кочагы” төркеменәурнаштырырга тиеш.

5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче хезмәт видеога яздырыла.

5.2 Конкурста катнашучы әниләр турындаязылган әсәрләрне укыганда авторын әйтергә тиеш.
5.3 Вконтакте төркеменә урнаштырылганвидео астына катнашучыдан үзенең ничәнче сыйныфта укуын, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә.

Бу мәгълүматлар язылмасаҗиберелгән видеоязма конкурстан төшеп кала!!!

5.4  Конкурс эшләрен кабул итү срогытәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.
5.5. Конкурска старт 2022 нче елның 3 нче ноябрьдә бирелә һәм 27 нче ноябрьдәтәмамлана. Нәтиҗәләр 2 нче декабрьдә ясала. 
5.6. Оештыручылар җиңүчеләрне сайлап ала. Аларның исемнәре Бөтендөнья татар Конгрессы сайтында һәм социаль челтәрләрдә игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү көне шулай ук Конгресс сайтындаһәм социаль челтәрләр аша аерым хәбәр ителәчәк.
5.7 Конкурска җибәрелгән видеоязмаларныоештыручылар Конгрессның сайтына һәм социаль челтерләренә урнаштырырга хокуклы.

https://vk.com/club216945470

Җавап калдыру

,
Похожие новости