Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле дуслар!
Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Әлеге көн – Россия дәүләтендә гомер кичерүче 190 милләт вәкиленең уртак бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көне – төрле диндәге, төрле милләт халыкларын Ватаныбыз иминлеге өчен бер йодрыкка төйнәгән тарихи чор кайтавазы булып тора. Без Россиянең кайсы гына өлкәсендәге, республикасындагы шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Хәзерге шартларда без федерализм, демократия принципларына таянып, үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлеккә тугры калып, Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытабыз.
Тарихи бергәлекне саклауда татар халкының да өлеше бихисап зур. Яуда үз-үзен аямыйча, эштә ару-талу белмичә көн итүче милләттәшләребез беркайчан да үзләрен сынатмыйлар, илебез тотрыклылыгы өчен кулларыннан килгәнчә тырышлык күрсәтәләр. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын.
Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Линара Анваро фотосы

Җавап калдыру

Похожие новости