Яз да сайрый, көз дә сайрый

Бер нәни кош бакчамда.

Шул кошны сагынып кайтам,

Кая гына барсам да.

Бакчам гади, үсми анда

Кипарислар, хөрмәләр.

Миңа таллар кипаристан

Матуррак күренәләр.

Исем китми читтә үскән

Әфлисунга, бананга.

Ачы булса да, гашыйк мин

Миләш белән баланга.

Мин гашыйк илемдә үскән

Талларның барчасына.

Үз илемдә ямьле миңа

Бәрәңге бакчасы да.

Гөлшат Зәйнашева.

Ленинград өлкәсенең Татар мәдәнияте төбәк  иҗтимагый оешмасы татар мәдәни җәмгыяте “Файда” да Татарча диктант язу чарасы узды. 

“Файда” Ленинград өлкәсенең Татар мәдәнияте төбәк иҗтимагый оешмасының барлыкка килүенә берничә ел гына. Шуңа карамастан , ул күп кенә матур эшләре белән үзен күрсәтергә өлгерде. Рәисе Айрат Әкъдас улы Маннанов булган әлеге оешма Татар халкының билгеле бәйрәм – тантаналарында актив катнаша, “Файда” әгъзалары милли – мәдәни чараларны үзләре дә оештыра.

Әлбиттә , “Файда”лылар Татарча диктант  язу чарасыннан да читтә калмады. Дөрес, бу көнне әлеге чарада катнашырга теләүчеләр сан ягыннан күп түгел иде. Хикмәт бит санда түгел, хикмәт сыйфатта. Бу аңлашыла да, Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр әлеге татарча диктант язу чарасында катнашу өчен милли – мәдәни үзәкләрдә берничәгә бүленде.

Җыелучылар, гадәттәгечә, милли киемнәрдән, кәефләр яхшы иде. Бу табигый хәл. Кулларга каләм алып рухи башкалабыздан килгән кадерле, якын һәм газиз сүзләргә чумдык.

Төньяк башкалада яшәүчеләр өлешенә танылган язучы Марсель Галиевның  “Тимә, яшәсен !”  әсәреннән өзек туры килде.

Шунысын әйтим: Марсель Галиевны шәхсән күреп беләм. Аның милләтне яратуы тышкы кыяфәтенә үк бәреп чыккан һәм үз сүзеннән беркайчан да артка чигенмәячәге дә сүзсез дә аңлашыла иде. Марсель Галиев белән милли – мәдәни чараларда катнашырга да, чәй өстәле табынында  сыйланырга да туры килгәләде.

Диктант текстына әйләнеп кайтканда , аның милли горурлык хисе белән  тулы булуы күзгә бәрелә.

Марсель Галиевның әлеге әсәре күпмедер дәрәҗәдә билгеле шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның   “Үз илемдә” шигыре белән аваздаш. Авторлар икесе дә бик оста, табигый чагыштырулар тапканнар.

Марсельдә ул : 

Эйфель манарасы – авылның пожар каланчасы

Ниагара шарлавыгы – Тегермән шарлавыгы

Аксыргак (чемерица) – Пальма

Тәкәрлек ( Чибис)  – диңгез Акчарлагы

Диктант язган минутларда без Татар бугазыннан (Татарский пролив) алып Карпатка кадәрге юлны үттек.

Татарча диктантның мәгънәсе һәм әһәмияте дә сүзләрнең дөрес язылышында гына түгел , минемчә. Ә бөек халкыбызның катлаулы тарихына күз салу һәм искә төшерү дә.

“Файда” әгъзалары нигездә татарча диктантны канәгатьләнерлек язды.

Фоторәсемнәрдә “Файда” да татарча диктант язу барышы. Фотолар  әлеге җәмгыятьнеке.

Татарча диктантны Зәрия Хәсәнова укыды.

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости