Билгеле милләттәшебез Санкт-Петербург Татар милли – мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев үзенең күренекле юбилеена әзерләнә.
Запастагы полковник Рәис Яркәевнең җитмеш төрле һөнәре бар. Армия генералы А.В. Хрулев исемендәге Хәрби Академиянең почетлы профессоры, мактаулы нефтьче, Тыл һәм транспорт хәрби академиясе укытучысы Рәис Яркәев хакында сөйләгәндә, һичшиксез, Петербург татарлары тарихына күз салу мотлак.
Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр Санкт – Петербургны салуда беренче көннән катнашучылар була. Биредә алар ике гасыр дәвамында үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә күп яңалыклар керткәннәр.
Өч революция башкаласы булган шәһәрдә татарлар исеме белән бәйләнгән тарихи вакыйгалар:
– Беренче тапкыр илдәге иң борынгы Фәннәр академиясе типографиясендә Коръән бастырыла
– Төньяк Ауропада иң зур дини корылма – ислам архитектурасының мәһабәт һәйкәле, шәһәребезнең иң матур бизәкләренең берсе булган – Җәмигъ мәчете дә тәүдә биредә төзелә
– Россиядә татар телендәге беренче басма – “Нур – Свет” газетасы нәшер ителә башлый
– Татар телендәге “Дума” парламент газетасы да тәүдә Ленин шәһәрендә дөнья күрә.
Санкт – Петербургта дөньяның башка шәһәрләрендә булмаган татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле китаплар, археологик кыйммәтләр һәм башка рухи, мәдәни һәм матди зиннәтләр саклана, дип яза үзенең Петербург татарлары тарихына багышланган китабында күренекле тарихчы, язучы һәм билгеле журналист Рәхим Теляшов. Әлеге мәкаләне язганда без язучының китапларыннан файдаландык.
1996 елның 28 июнендә төньяк башкалада һәм Россиядә беренчеләрдән булып Татар милли – мәдәни автономиясе (ТНКА) төзелә. Ул шәһәрдәге һәм Ленинград өлкәсендәге “Нур” , “Чишмә”, “Юлдаш” һәм “Ватан” татар иҗтимагый оешмалары нигезендә барлыкка килә. Татар автономиясе милли мәдәниятне үстерү, башка халыклар белән дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатында оештырыла һәм татар җәмгыятен берләштерүнең мөһим чарасына әверелә. Автономиянең Уставы 1997 елның 22 сентябрендә РФ Юстиция министрлыгының Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе тарафыннан раслана.
Оештырылган чорыннан башлап Санкт – Петербургның Татар милли – мәдәни автономиясен лаеклы милләттәшләр җитәкләде.
Автономиянең беренче рәисе итеп эшкуар Сәлим Талха улы Хәсәнов сайлана.
1999 елда аны “Дар әл – Ислам” мөселман эшкуарлары берлеге генераль директоры Ислам Талип улы Гатин алыштыра.
2002 – 2003 елларда төньяк башкаланың Татар автономиясе җитәкчелеге эшен Россия Хәрби – Диңгез Флоты вице – адмиралы, Халыкара мәгълүматлаштыру Академиясе һәм хәрби фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Марс Җемал улы Искәндәров дәвам итә.
Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, СССР Министрлар Шурасының фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (1989), техник фәннәр кандидаты Наил Гусуп улы Кикичев җитәкләгән чорда да Татар автономиясе милләтебез абруен күтәрү буенча күп эшли.
2005 елдан бүгенге көнгә кадәр Санкт-Петербургның татар милли – мәдәни автономиясен Рәис Марс улы Яркәев җитәкли, моннан тыш, ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, “ЛенПетроТат” коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты, Сабантуйны оештыру һәм үткәрү буенча Координация советы рәисе дә.
Казанда узган «Татарстанның эшлекле партнерлары» 16 нчы Форумы пленар утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт бүләкләре тапшырган иде.
Тантана барышында Төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлары, татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Бу югары бүләк Рәис Яркәевнең һөнәри осталыгына, үз эшенә тугры хезмәт итүенә югары бәя иде.
Моннан тыш Яркәев Россия Федерациясенең 12 медале (шул исәптән “Фидакарь хезмәт өчен”, “Санкт – Петербургның 300 еллыгы истәлегенә” , “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан”, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән” бүләкләнгән. Шулай ук күпсанлы Рәхмәт хатлары алган.
Рәис Яркәевнең халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларны оештырудагы зур хезмәтен әйтергә кирәк. Сабантуй инкыйлабка кадәрге чорлардан ук халыкны берләштерүче үзәк рольне үти, чөнки татарларның этник ватаныннан еракта ул бердәнбер массакүләм милли бәйрәм була. Санкт-Петербургта беренче тапкыр шәһәр Сабантуе 1913 елда Йосыф бакчасында уздырыла. Сабантуй, даими бәйрәм буларак, 1932 елдан башлап Бөек Ватан сугышына кадәр уздырыла. 1956 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Сабантуй Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылы районында уза.
Рәис Яркәев җитәкчелегендә Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә автозаправка станцияләре челтәре булдыру буенча эш алып барыла.
Соңгы елларда ТНКА тормышында тарихи масштабтагы вакыйгалар булды. Мәсәлән, Санкт – Петербургта Державинның музей – утарында Державинга һәйкәл ачылды. Аны төзүгә акча “Татнефть” нефть чыгару компаниясе тарафыннан бүленде. Санкт – Петербургның Калинин районындагы 146 нчы мәктәбенә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. Мәчет янындагы скверга топонимик комиссия А.Баязитов исемен кушты.
Рәис Яркәев фикеренчә, Санкт – Петербург татарларын, беренче чиратта, татулык, үзара аңлашып яшәү берләштерергә тиеш.
Фоторәсемнәр редакция архивыннан алынды.
Язманы “Питер Татар” порталы мохтәрияте әгъзасы Зәрия Хәсәнова әзерләде.