Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәгендә татар теле курслары дәвам ителәләр. 25 февральдә аларның чираттагы дәресе узды. Дәрескә «тәҗрибәле» укучылар да, татар телен укырга яңа теләүчеләр дә килделәр.
Баштан Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге методисты Фирая Рәшитова, курсларда кулланылган «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы авторы Максим Кузнецов һәм курслар укучылары 27 февральдә узачак Каюм Насыйригә багышланган фәнни-методик конференция өчен сәламләү видеосын төшерделәр. Аннары дәрес башланды инде.
Тәҗрибәле, методист, укытучы һәм тәрҗемәче Фирая Рәшитова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан “Мәдәнияттәге Казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булган. Аңа “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” “Бөтеңдөнья татар конгрессы”ннан Халыкара Берлеге медале бирелде.
Бу дәрестә Фирая Рәшитова К. С. Фәтхуллова, А. Ш. Юсупова, Э. Н. Денмөхәммәтованың «Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз. Рус телендә сөйләшүчеләр өчен татар теле дәреслеге. Башлангыч дәрәҗә» китабы буенча «Йорт. Фатир» темасын укучылары белән укытып үтте. Бу тема буенча фигыльләр исемлеге фигыльләрне җентекләбрәк өйрәнүне күздә тотты. Аннары Максим Кузнецов үзе язган китап башында урын тапкан авыр, ләкин бик кирәкле теманы – татар фигыле нигезен аның инфинитивы буенча билгеләүне аңлатты. Татар теле ана теле булмаган укучылар бу теманың мөһимлеген раслыйлар: мәсәлән, “барырга” фигыленең – “бар” нигезе нигә булуы, “арырга” фигыленең исә- “ары” нигезе нигә булуы Максим Кузнецовның китабы эчендәге махсус алгоритмда гына аңлатыла. Дәрестә автор үз алгоритмының ботакларының яртысын гына тикшереп аңлатты. Киләсе атнада аның бу аңлатуын бетерәчәге көтелә. Максим Казан фәнни үзәге күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре була, хәзер чуваш теле үзөйрәткечен язып бетерә.
Үткән ел ахырында Максим вепс теле курсларын алып барган булса да, татар теле дәресен алып баруда бу аның беренче тәҗрибәсе иде. Һәм бу тәҗрибә, укучылар бәяләгәнчә, бик уңышлы булды. Яңа укучыларның берсе, Максим кебек, Ижау шәһәреннән булган икән, алар үзара хәтта удмуртча бераз сөйләшеп алдылар.
Курсларда актив катнашкан мәктәп укучысы Фёдор Хомяков һәм аның әнисе Юлия Туркова өчен бу дәрес, кызганычка каршы, соңгы булды. Алар башка җиргә вакытлыча күченеп китәләр, һәм бар курсчылар аларга яңа урында уңышлар теләделәр.
Бу дәрестә башланган темалар киләсе дәрестә дәвам итәчәк. 3 мартта бар укучыларны киләсе дәрескә килергә чакырабыз.
КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге.
Фотосурәтләр архивтан алынган.