Бу көннәрдә күренекле шәхес, педагог, тәрбияче, мәгърифәтче, Русиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сайра Газим кызының тууына йөз ел тулды. Ул 2006 елның апрель аенда арабыздан китте. Әмма аның якты истәлеге калды. Үзе татарча җырларга өйрәткән укучылары калды. Аны татарлар гына түгел, якыннан белгән башка милләт вәкилләре дә ихтирам итә иде. 

К.С. Станиславский исемендәге Актерлар  йортында (Нева проспекты, 86 нчы йорт, Санкт- Петербург) Сайра Вельшакованың тууына 100 ел тулуга багышланган җыр -моң кичәсе үтәчәк.

Сайра Вельшакова-Сәләхетдинова җырчы (меццо-сопрано), мәгърифәтче, Ленинград (Санкт-Петербург) консерваториясе мөгаллиме иде. Бар гомерен татар халык җырлары һәм композиторлары әсәрләрен пропагандалауга багышлады. Күренекле шәхес, Бөек Ватан сугышы ветераны, камалыштагы Ленинградата яшәде.  Санкт- Петербург Дәүләт консерваториясе педагогы татар халык җырларын һәм романсларын югары камиллектә башкаручы иде. Үз  укучылары арасыннан талантлы татар студентларын, соңрак бүтән милләт яшьләре арасыннан да артистларны татар телендә җырларга өйрәтте.  Бар гомерен татар халык җырлары һәм композиторлары әсәрләрен пропагандалауга биргән күренекле шәхес иде.

Шушы уңайдан, педагог, тәрбияче, мәгърифәтче, Русиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Сайра Газим кызының тормыш юлына күз салыйк. 

Сайра Газим кызы Сәләхетдинова 1922 елның 26 мартында Түбән Нижгар губернясы (хәзер Түбән Ниҗгар өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Суыксу (Ключищи) авылында туган. Мәгърифәтле,  алдынгы  карашлы гаиләдә туган кыз һәрчак яңалыкка тартыла. Бабасы белемле мулла була, әтисе – укытучы.

1930 елда гаилә Ленинград каласына күчә. Сайра урта мәктәптә уку белән беррәттән, балалар хорына йөри. Кичәләрдә Исаак Дунаевский Һ.б. композиторларның балалар өчен язган әсәрләрен беренче башкаручы була. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый һәм В.И. Ульянов-Ленин исемендәге электротехника институтына имтихансыз укырга керә.

Мәскәү Дәүләт консерваториясендә белем ала.

Сайра Вельшакова гомере буе җыр- моңга күмелеп яшәде. Армый -талмый татар халык җырларын һәм композиторлар әсәрләрен пропагандалады. Бу изге эшне ул Санкт-Петербург Дәүләт консерваториясе студентлары арасыннан татарларны эзләп табудан башлый. Соңрак бүтән милләт яшьләрен дә татарча җырлауга тарта.

Хәзерге билгеле Санкт-Петербург консерваториясе җырчыларының күбесе үз иҗат юлын Сайра ханым оештырган студент чыгышларыннан башлады.

Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл  Армиянең Ленинград йорты концерт бригадасы белән берлектә Ленинград фронтында көрәшүче яугирләр каршында  татар һәм урыс телләрендә җырлар башкара.

Табигать тарафыннан Сайра Вельшаковага татар халык җырларын һәм татар композиторлары романсларын, музыкаль әсәрләрне бөтен тирәнлегендә һәм моңында җиткерү сәләте  бирелгән  иде.

Ул гомере буе татар халык җырларын һәм романсларын киң пропагандалады. 

Санкт-Петербургтагы милли хәрәкәт активисты иде. Театр һәм музыка  сәнгате музее каршында Музыка -әдәбият салонын оештырды.

Русиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. ВЦСПС Үзәк Комитетының “СССР Кораллы көчләре белән мәдәни шефлык иткән өчен” күкрәк билгесе,  I һәм II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены, “Камалыштагы  Ленинградта яшәүче” юбилей медальләре белән бүләкләнде.   

Хәзер дә хәтердә, 2007 елның 29 мартында  Санкт-Петербургтагы Н.А. Римский-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясендә Сайра Вельшакова истәлегенә багышланган зур кичә узган иде. Милли-мәдәни чара  консерваториянең А.К.Глазунов исемендәге залында үткән иде. Чарага  төрле милләт вәкилләре күпләп килгән, алма төшәрлек тә урын юк иде.

Консерваториядә үткән әлеге кичәдә Элина Шаһабутдинова башкаруында “Гөлҗамал”, Ринат Шакиров фортепианода яңгыраткан “Шүрәле” балетыннан сюита, Тимур Әбдекәев тәкъдим иткән “Соңгы җыр”, Светлана Чуклинова җырлаган “Җир җиләге” әсәрләрен тамашачы аеруча җылы кабул итте.  Тамашачы башка телләрдә яңгыраган чыгышларны да, Әнвәр Сәетбагинның Сайра Газим кызы хакындагы истәлекләрен дә көчле алкышларга күмде.

Милләтпәрвәрләр – Ирек Галеев (“Петербург Сабантуе” фонды президенты), Ринат Мәһдиев ( “Нур-Петербург” гәҗите баш мөхәррире), Рәшид Мәһдеев ( Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте рәисе), Рәис Яркәев (төньяк башкала татар мохтәрияте җитәкчесе), Әнзәб Гыйбадуллин (Яшь тамашачы театры директоры урынбасары), Ислам Гатин (Санкт-Петербург Милләтләр йорты директоры урынбасары), Әнвәр Сәетбагин (Горький исемендәге мәдәният сарае директоры) зур ихласлык һәм фидакарьлек белән оештырган җыр-моң кичәсе югары дәрәҗәдә үтте. Портреты сәхнә түренә куелган Сайра Вельшакова үзе дә бу кичәдән канәгать калган иде, булса кирәк.

 2006 елның 25 сентябрендә Сайра Вельшакова каберенә мәрмәрдән истәлек ташы куелды. Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелеге ул елның апрель аенда вафат булган Сайра Вельшакованы зурлап искә алды. Аерып әйткәндә, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары җәмгыяте (рәисе Рәшид Мәһдеев) Сайра Газим кызы каберенең тирә-ягын төзекләндерде, мәрмәрдән истәлек ташы куйдыртты.

– Сайра ханым гомер буе татар халкына намуслы хезмәт итте. Татар моңын һәрдаим пропагандалады, күп шәкертләр тәрбияләде. Без аны онытмаска, әйбәт эшләр белән искә алырга тиешбез, – дигән иде ул вактта  Рәшид  Мәһдеев.

 – Без искиткеч яхшы кеше, педагог, фронтовик, блокада авырлыкларын кичергән милләттәшне искә алырга җыелдык. Аның тормыш юлы җиңел булмады. Тик ул бирешмәде. Без беркайчан да аның кәефсез чагын күрмәдек. Ул һәрчак мөлаем, ягымлы һәм игелекле булды. Сайра Вельшакова кебек милләткә тугры хезмәт иткән ветераннар бармак белән генә санарлык калып бара. Шунлыктан, аларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк, – дип ассызыклаган иде үз чыгышында Татарстан Республикасының Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин.

Сайра Вельшакованың кызы Гүзәл әнисенең туган ягы Түбән Нижгар өлкәсенең Суыксу авылыннан алып килгән туфракны аның каберенә салды. Мәрхүмә авылын бик ярата һәм сагына иде, дип искә алган иде.

– Изге чарага җырчылар да килгән иде.  Алар үз хисләрен җыр-моң аша җиткергән иде.

 Альберт Әсәдуллин “… Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы…”, дип сузса, Светлана Чуклинова Сайра ханым яраткан романсларның берсен башкарды. Петербург консерваториясе студенты Альберт Хатмуллин гармунда “ Киек казлар” ны уйнап моңландырган иде.

Чарада “Нур-Свет” гәҗите баш мөхәррире Ринат Мәһдиев, рәссам Әхнәф Зыякаев, Тоснодагы “Изге юл” җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Мөхлисә Зарипова, малтабарлар Сәлим Хәсәнов, Камил Хәйруллин һәм башкалар катнашкан иде.

Күренекле милләттәшебез, данлы шәхес Сайра Газим кызы Вельшакова турында якты хатирәләр төньяк башкала татарлары арасында, әлбиттә, буыннан- буынга күчәчәк.

Зәрия Хәсәнова, 

Русия, Санкт- Петербург һәм Башкортостан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, “Питер.Татар” порталы мохтәрияте әгъзасы

Җавап калдыру

,
Похожие новости