Өстәлләрдә татар милли ризыклары: чәк-чәк, кош теле, җәймәсеннән көн яктысы күренерлек кыстыбый, кызыл эремчек, тәмле су һәм зур бәлеш. Шушы ямьле муллыкны талгын гына яңгыраган милли көй баета, күркәмләндерә.

Ә мәҗлескә җыелган калфаклы ханым – туташлар һәм түбәтәйле иръегетләрнең эчке дулкынлануы йөзләренә үк чыккан. Милләттәшләр табындагы сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендә әзерләнгән аш-суны күреп әти – әниле туган авылын, яшел үләнле, балачаклы ишегалдын, үсмер чагын һәм яшьлекләрен хәтерләде, булса кирәк.

Санкт- Петербургның тыныч бер почмагында Нева районының Обухов Оборонасы урамында урнашкан  “Фабрика” ресторанына  милләттәшләр юкка гына җыелмады. Төньяк башкалада яшәүче татарлар күренекле ашчы, кулинария буенча күп китаплар авторы, легендар пешекче Юныс Әхмәтҗановның 95 яшьлек юбилеен билгеләргә килде.

Бөтендөнья Татар Конгрессының 30 еллыгы һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының 30 еллыгы кысаларында узган бу милли -мәдәни чара бик матур һәм тәмле узды.

Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ( даими вәкил Ренат Вәлиуллин, аның ярдәмчесе Шамил Шәяхмәтов) белән Санкт-Петербург татар хатын – кызлары “Ак калфак – Нева” (рәисе Фирая Рәшитова) иҗтимагый берлеге оештырды.  Милли ризыклы, аш-сулы кичәгә татар иҗтимыгый оешмалары активистлары, ветераннар һәм яшьләр чакырылган иде.

Юныс Әхмәтҗанов хезмәт юлын Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлагач, 1942 елда аш-су остасы булып башлый. 1957 елны мастер-повар дәрәҗәсенә ирешә. Милли кулинарияне тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буйлап йөреп рецептлар җыя, үзе дә яза. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен тәкъдим итә. Шул рәвешле «Татар ашлары йорты» барлыкка килә.

Әхмәтҗанов озак еллар дәвамында «Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар була.

1960 елны Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә куелган милли ризыклары,  кулинар аш – сулары ил күләмендә югары бәяләнә, алтын медаль белән бүләкләнә.

Ул шәхсән генсеклар һәм беренче секретарьлар өчен әзерләде, ә аның рецепты буенча ашларны Париж мэры Анн Идальго рәхәтләнеп ашады, дип яза ачык мәгълүмат чыганагы.

Петербург татарлары җыелган “Фабрика” рестораны хуҗаларына килгәндә, Илсөя һәм Андрей Кузнецовлар алар. Илсөя Ырынбурның Абдуллино районыннан. Чын татар гаиләсендә туып – үскән. Шунлыктан татар телен, халкыбыз гореф-гадәтләрен яхшы белә. Язучы Сәгыйть Агыйшь нәселеннән икән. Тату гаилә өч кыз үстерә. Ире Андрей татар халык ризыкларын бик ярата һәм гореф-гадәтләребезне ихтирам итә.

Юныс Әхмәтҗановка багышланган кичә барышында легендар пешекче – кулинар турында эчтәлекле видеоязма күрсәтелде.

Безнең халык Юныс Әхмәтҗанов кебек тарихка кергән легендар шәхесләре белән көчле бит ул.

Санкт-Петербург татар рәссамнарының “Фабрика” рестораны стеналарына куелган эшләре матур кичәне тагын да ямьләндерде.

 …Кош телен токмачлы шулпа, токмачлы шулпаны бәлеш, бәлешне халык җырлары, халык җырларын дәртле биюләр, дәртле биюләрне, кыстыбый, кыстыбыйны ихлас чыгышлар алыштырды.

 Мин махсус бер исем-фамилияне дә атамадым. Чөнки анда катнашкан һәркем милләтпәрвар иде, татар милләтеннән булмаган пешекчеләрнең дә хезмәте йөрәктән чыккан ихлас рәхмәткә лаек иде.

 Фоторәсемнәр нигездә авторныкы.

 Зәрия Хәсәнова,

 Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости