“Ак калфак” татар хатын-кызларының региональ оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы киләсе 2022 елга бурычларны һәм төп эшчәнлегебезне билгеләде.

Дүрт хатын-кыз безнен оешмадан әлеге онлайн-форматтагы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдән соң кайнар фикер алышу булды. Бигрәк тә балаларның татар гореф-гадәтләре темасына багышланган җырлар бәйгесендә катнашуы игътибарны җәлеп итте. Аннан соң балаларны ярышка әзерләргә дигән карарга килдек.

Икенче көнне без Санкт-Петербург дәүләт академик капелласында Сәидә Мөхәммәтҗанованың концертын тыңладык. Казаннан килгән яшь җырчының искиткеч җырлавы Санкт-Петербург дәүләт академик капелласы тамашачыларының күңеленә хуш килде. Сәнгатьле музыкант-башкаручы Ринат Вәлиев тамашачыларны сокландырды.

Фирая Рашитова “Ак калфак-Нева”

Җавап калдыру

, , , , ,
Похожие новости