14 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургка эш сәфәре вакытында Санкт-Петербургтагы Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтының мәгариф һәм мәдәният үзәгенең эше белән танышты.

Татар теле курслары кабинетында аны үзәк методисты Фирая Рашитова, курсларда кулланылган татар теле үзөйрәткече авторы Максим Кузнецов һәм курслар укучылары каршы алдылар. Алар үз рәхмәтләрен Марс Яркаевка ЦТК ТНКА рәисенә, Рашид Мәһдиевка СПб һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте рәисенә, Ренат Вәлиуллинга ТР СПб шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиленә, Ильдар Ширинскийга эшмәкәргә һәм меценатка белдерделәр.

Укучылар югары дәрәҗәле кеше белән очрашуга нык әзерләнгәннәр иде. Артём Кураев үзенең шәҗәрәсендә Касыйм татарларыннан борынгы заманнардан булган туганнары турында презентация ясаган иде. Мәктәп укучысы Фёдор Хомяков исә үзе турында текст ятлап өйрәнгән, татар телендәге саннар турындагы презентация ясаган иде. Зур дәрәҗәле кунак татар теле курслар кабинетына кергәч, Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге методисты Фирая Рашитова аңа курслар эше турында кыскача сөйләде. Ул К.С. Фәтхуллованың “Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз” дәреслегенең, Л. Х. Шәяхмәтованың “Татарский язык для начинающих” дәреслегенең, шулай ук М. Ю. Кузнецовның “Татарский язык с нуля” дәреслегенең зур файдасын күрә. Аннары Максим Кузнецов та үз китабын күрсәтте һәм Артём Кураев бу китапның һәр яктан бик файдалы булуын әйтте: андагы татар теле фигыле нигезен аның инфинитивы буенча билгеләү алгоритмының мөһимлеген ассызыклады. Татар теле ана теле булмаган өйрәнүчеләр өчен бу алгоритм телне өйрәнүдә бик ярдәм итә. Артёмның тормыш җефете Алла Кураева (ул да татар телен курсларда өйрәнә) Максим Кузнецовның китабының тиражын арттырып бастыру кирәклеге турында әйтте, төрле шәһәрләрдә яшәүче татар телен өйрәнергә бар теләүчеләргә дә 1300 данә җитмәде диде ул. Васил Шәйхразыев исә үзенең татар телен өйрәнү белән бәйләнгән фикерләрне уртаклашты. Чарада ТНВ телеканалы журналисты Алия Хәйретдинова да катнашты, аның репортажы иң якын вакытта «Адымнар» һәм «Татарлар» тапшыруларында күрсәтәчәкләр дип хәбәрләде.

Татар теле курслары укучылары һәм катнашучылары белән очрашудан соң Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә РФ Төньяк-Көнбатышы татар милли оешмалары рәисләре белән киңәшмә булып узды. Бу киңәшмәдә башка регионнардан килгән кунаклар да чыгыш ясадылар, алар үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар. Аннары Васил Шәйхразыев иҗтимагый оешмалар активистларын рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Татарстаннан килгән зур дәрәҗәле кунак катнашуындагы чара кызыклы һәм файдалы булды.

КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге

Фотолар архивтан алынды

Җавап калдыру

, , , , ,
Похожие новости