24 майда  Петербургның  «Фабричный» ресторанында атаклы татар кулинары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә  II  татар ризыклары Фестивале узды.

Юныс Әхмәтҗанов (1927-1984) — күренекле татар ашчысы, кулинария буенча күп китаплар авторы. Озак еллар дәвамында Казан шəгəрендə җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар була. Атаклы кулинар осталыгы белән Татарстаннан читтә дә таныла.

Фестивальне оештыру эше башында «Ак калфак – Нева» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Рəшитова тора. Аны оештыруда “Арт-нашествие” мәдәни проект оешмасы президенты Илсия Кузнецованың өлеше дә зур. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм  Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге урынбасары  Д. Р. Сабиров, Санкт-Петербург милләтләр йорты директоры А. Н. Карлов, “Файда” татар җәмгыяте рәисе А. А. Маннанов, татар  иҗтимагый эшлеклесе Ш. А. Алюшев, Дагыстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре вәкиле Г. А. Гасанов, Чуашстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре вәкиле В. А. Гаврилов, үзөйрәткеч татар теле китабы авторы  М. Ю. Кузнецов һәм башкалар катнашты. Фестивальдә токмачлы тавык ашы, татарча азу, бәрәңге  кыстыбые, традицион татар тәм-томнары тәкъдим ителде.  Петербургның  Paseo del Prado​ рестораны шеф-повары Станислав Әхмәтшин кунакларга   гөбәдия пешереп алып килде.

Чарада Татарстан турында Халыкара һәм бөтенроссия  конкурслар лауреатлары Эльза Йосыпова, Динар Байтимеров,   Татарстан Республикасының атказанган артисты Альберт Җәлилов, Разалия Салаватова башкаруында рус һәм татар телендә җырлар яңгырады. Флейтада Эльмира Сабирова, скрипкада Санкт-Петербург симфоник оркестрыннан   Азат Баязитов уйнады. Фестиваль узган зал рәссамнар Роберт Миф, Рамзия Зиннәтова, Алим Ныров, Илдус Вахитов, Татьяна Лушникова, Елена Острая, Эльмира Мостафина,  керамист Линара Яхимбаева картиналары белән бизәлде.

-«Ак калфак – Нева» оешмасы активистлары Альзара Нәбиева, Алфира Максутова, Диләфрүз Мангушева, Сания Шайдулина, Диня Мостафина, Гөлнара Фасахутдинова, Ралия Кугушева, Гөлнара Трегулова, Миләүшә Диарова, Paseo del Prado рестораны бренд-шефы   Станислав Әхмәтшин, ресторан “Фабрика” хужаларына, пешекчелəренə һәм башкаларга рәхмәтлебез, – ди Фирая Рәшитова.

Милли традицияләр сагында торучы татар ризыклары фестивале Питербургта яшәүче татар җәмәгатьчелеген җыйнады, берләштерде.

Кунаклар чарадан канәгать калып, яхшы тәэсирләр белән таралышты.

Максим Кузнецов
“Татарский с нуля” китабы авторы.

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости