Онлайн-викторина «Тукай-квиз» (2023)

Татар теле көненә 29 апрельдә, «Питер Татар» порталы Габдулла Тукайга, татар мәдәниятенә һәм туган телгә багышланган «Тукай-квиз 2023» онлайн-викторинасын уздырачак.

Татар порталлары берлеге туган телләрне укытуга багышланган конференция уздыра

2023 елның 23 апрелендә Татар порталлары берлегенең татарча тәрбия һәм белем бирүгә багышланган икенче онлайн конференциясе узачак. “Татар теле. Урта һәм югары белем» конференциясендә Рәсәйнең төрле төбәкләрендә татар теле укытучылар, мәктәп мөдирләре, заманча дәреслек авторлары, ата-аналар, югары уку йортлары студентлары һәм тел активистлары катнашачак.

УРАЗА ГАЕТЕ БЕЛӘН!

Мөхтәрәм нижгарлы дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Шушы айда без кояш чыкканнан кояш батканчыга кадәр ашауэчүдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт…

Каюм Насыйри мәдәният-мәгариф үзәгендә татар теле курслары узды

Яшь галим, этнолог, лингвист, тел активисты һәм тәрҗемәче Максим Кузнецов, татар теле буенча “Татар теле нульдән” дәреслеге авторы курсларда укучылар төркеме белән танышты.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Ак калфак – Нева» хатын-кызлар хәрәкәте рәисе белән очрашты

Очрашуда планлаштырылган чаралар, иҗтимагый оешма оештырган татар милли ашлары фестивален үткәрү турында фикер алыштылар.