Санкт-Петербургның Каюм Насыйри Институты мәдәни-мәгариф үзәгендә татар теле курслары узды. Курсларда татар телен өйрәнүчеләр арасында, гаилә фотосурәтләрен кулланып, “Минем гаилә” темасына  диалог төзүгә зур кызыксыну уянды. Алар грамматик таблица буенча эш башкардылар. 

Тиздән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Әлеге уңайдан татар теленә өйрәнү курсы укучылары тарафыннан “Габдулла Тукай әкиятләре геройлары” сценариесы буенча күренешләр сәхнәләштерелде.

Дәрестә Әлмәт музыка мәктәбе чыгарылыш укучысы  катнашып, флейтада аһәңле итеп Рөстәм Яхин әсәрләрен башкарды.

Дәрес кысаларында Петербург шагыйрәсе Халидә Гыйләҗева белән очрашу да оештырылды. Халидә ханым очрашуга чакырылган җәмәгатьчелек алдында  шигырьләрен укыды.

Чарада Римский Корсаков исемендәге Санкт-Петербург Дәүләт консерваториясеннән профессор Т. Н. Новикова классы студентлары һәм чыгарылыш укучылары да катнашты. Алар тарафыннан Рөстәм Яхинның “Сандугач” һәм “Онытырлык түгел” җырлары, шулай ук татар, рус, көбатыш композиторлары арияләре һәм  романслары яңгырады.

Татар теле курслары беренче мәртәбә шундый кызыклы форматта узды. Мондый форматтагы дәресләр туган телгә кызыксыну уята, чарага үзенчәлек, мәгънә өсти.

Фирая Рашитова

Җавап калдыру

, ,
Похожие новости