Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Ак Калфак – Нева» татар хатын – кызлары СПбОО рәисе, Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәни үзәге методисты Фирая Рәшитова белән очрашу үткәрде.

Очрашуда планлаштырылган чаралар, иҗтимагый оешма оештырган татар милли ашлары фестивален үткәрү турында фикер алыштылар. Шулай ук «Ак калфак-Нева» советы эшенә, III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына делегатлар сайлауга йомгак ясадылар һәм булачак съезга әзерлек барышы турында фикер алыштылар.

Шулай ук Санкт-Петербургның ТКЦ курсларында татар телен укыту, үзәктә «Татар кунакханәсе»проекты кысаларында мәдәни-танып белү чаралары, мастер-класслар һәм күргәзмәләр үткәрү темасын күтәрделәр.

Очрашу ахырында Алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уртак проектлар оештыру турында килешү төзелде.

Җавап калдыру

, , , ,
Похожие новости