18 апрель көнне Санкт – Петербургның Таврия (Таврический ) сараенда Халык Мәгарифе форумы ачылды

Бөтенрусия дөньяга карашны рухи чагылдырган бу мәйдан фәндәге экспертларны, мәдәният һәм мәгариф белгечләрен, җәмгыять җитәкчеләрен, ата – аналар хәрәкәте әгъзаларын, эшкуарлар һәм сәясәтчеләрне җыйды. 

Әлеге зур һәм җитди чараның максаты гадәти рухи – әхлакый кыйммәтләрне торгызу һәм яңарту , заман таләпләренә яраклаштыру.

Бүгенге көндә икътисад кына түгел, туган телләр дә кризис кичерә. Мәгариф заманча үзгәрешләргә мохтаҗ.

21 гасыр мәктәбе педагоглары алдында тормыш тудырган проблемаларны җиңә белүче шәхес  тәрбияләү бурычы тора.

Пленар сессия үз эченә киң күләмдә ” Рус теле халыкара рухи һәм әхлакый аралашу чарасы” темасын ала.

Түгәрәк өстәлләрдә “Ана һәм ата җаваплылыгы шәхес тәрбияләүдә – төп чыганак” , “Мәктәпкәчә белем бирү” , “Мәктәптә белем бирү. Педагогика”, “Мәктәптән тыш тәрбия һәм баланы үстерү” , “Өлкәннәр өчен белем”, “Демография”,  ” Стратегик мәдәният һәм мәгълүмати мөстәкыйльлек”, “Һөнәри әхлакый башлангыч һәм  хезмәт эшчәнлегендә этика” кебек мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу каралган.

Әлеге олы чарада яңгыраган мәсьәләләр татар теле өчен дә актуаль. Туган телебезне куллану даирәсе таррак. Бигрәк тә Санкт – Петербург кебек зур шәһәрләрдә татар телгә ихтыяҗ юк диярлек. Шуңа карамастан, Әлфия Мәүлетова кебек милләтпәрварлар ватандашларга туган телне өйрәтүгә күп көч сала.

Әлфия Мәүлетова  төньяк  башкаланың “Мирас” милли җәмгыятендә дәресләр алып бара. Үз дәресләрендә яңа алымнар куллана. Мәсәлән, рус теле аша да татарчага өйрәтә.  Туган телне искә төшерергә, өйрәнергә теләүчеләр булуы, әлбиттә, сөендерә.

Әмма ничек кенә булмасын, үзен татар санаган һәркем ана телен саклау өчен көч салырга бурычлы. Без булмасак, кем ?

Шушы уңайдан, күренекле педагогларның фикерләренә тукталасы килә.  Бу канатлы сүзләр нинди милләттән булсаң да, нинди тел өйрәнсәң дә кыйммәтен югалтмый. Билгеле педагогларның портретлары  канатлы фикерләре белән бергә Таврия сараеның “Халык Мәгарифе” форумы барган залына куелган иде.

Шаталов Виктор Федорович, совет һәм украин педагогы – новатор. СССР Халык укытучысы.

Укучының уңышы укытучыдан башка мөмкин түгел. Беренчедән, балага ышанырга кирәк, ул бәяләүдән, читләштерүдән һәм хөкем ителүдән куркырга тиеш түгел.

Икенчедән, укытучы барсын да яхшы аңлатырга тиеш.

Үз балаңны теләсә нинди халәттә дә ярат : талантсыз булса да, уңышсыз булса да, өлкән булса да. Аның белән аралашканда  – сөен, чөнки бала һәрвакыт синең белән булган бәйрәм.

Тәрбия кешедә хезмәткә сөю тәрбияләргә, аңа  тормышта яраткан эшен табарга ярдәм итәргә тиеш.

Сухомлинский Василий  Александрович

Синең һәр хәрәкәтең башка кешеләрдә чагыла, онытма, синең яныңда кеше.            

Авыр холыклы балалар булмый, ярлы укытучылар, хезмәтен усал нияттә файдаланган чиновниклар була.

Көннең икенче яртысы балалар өчен, һәм мәктәп аларга комачауларга тиеш түгел.

Тәрбияләү һәрвакыт дәвам итә, хәтта Сез өйдә булмаганда да.

Татарстанда гына түгел, читтә яшәгән татарлар өчен дә туган телне өйрәнү, үстерү, үз гореф-гадәтләребезне саклап яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Рухи башкалабыз Казан чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне үз канаты астына алып, һәрвакыт китаплар белән ярдәм итеп тора.

Санкт-Петербургның “Мирас” җәмгыятендә татар теле дәресләрен алып баручы Башкортостан кызы Әлфия Мәүлетова Татарстан Республикасының Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашу вакытында.

Минем фикеремчә, туган телне балаларга өйрәтүдә гаилә төп һәм беренче урынны били.

Мәкаләне язганда “Халык Мәгарифе” форумында алынган мәгълүмат файдаланылды.

Зәрия Хәсәнова

Җавап калдыру

, , , ,
Похожие новости