Төньяк башкалага Яңа ел атлап керде. Тирә – як мохитне аклыкка һәм пакълеккә төреп, энҗе бөртекләрен җәлләми сибеп чын Кыш килде.
Кайбер районнарда тездән кар яуды. Нәрсә генә дисәң дә, Петербург өчен карлы чын кыш – сирәгрәк һәм кадерле кунак. Хәер, соңгы елларда Санкт – Петербургка карата табигать бик мәрхәмәтле. Җәе – җәй, кышы – кыш.
Урамда балаларның кар белән ихлас уйнавы күңелдә матур хисләр уята.
Яңа ел, Кыш бабай , балалар һәм бүләк – аерылгысыз төшенчә.
Менә Росконгресс фонды да шушы хакыйкатьне истә тотып бик матур чаралар оештырды.
Шушы көннәрдә Росконгресс фонды балалар өчен хәйрия чыршысы үткәрде. Пулково Outlet Village мәйданчыгында инде мондый чара икенче тапкыр узды. Кыш бабай чакырган тантанага «Мәктәп дусты» социаль проектында тәрбияләнүчеләр, шулай ук “Кәгазь кош” хосписы укучылары чакырылган иде. Әлеге милли – мәдәни чара төрле милләттән булган малайлар һәм кызларны берләштерүче күңелле мөһим бәйрәм булып тора. Яңа ел балалар тантанасы, гадәттә, сихри мохит һәм тылсым атмосферасында уза.
Бизәкле күлмәк кигән урман сылуы яшел Чыршы үзе дә балалар шатлыгына сөенде кебек.
Чыршы төньяк башкалада һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче балаларны берләштерә торган мөһим вакыйга булды. Анда кызлар һәм малайлар үзләренә карата кайгыртучанлык һәм җылы мөнәсәбәт тойды.
Һичшиксез, яхшы кәеф белән тулы бәйрәмнән, әлбиттә, балалар бүләк алып таралды.
Балалар өчен багышланган Яңа ел чарасын оештыручы Росконгресс хакында берничә сүз.
Росконгресс фонды – социаль юнәлешле булмаган үсеш институты, гомумроссия, халыкара, конгресс, күргәзмә, эшлекле, иҗтимагый, яшьләр, спорт чараларын һәм мәдәният өлкәсендәге вакыйгаларны оештыручы иң зур көч булып тора. Росконгресс фонды Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә оештырылды.
Фонд 2007 елда икътисади потенциалны үстерүгә ярдәм итү, милли мәнфәгатьләрне алга сөрү һәм Россия имиджын ныгыту максатында гамәлгә куелды. Фонд Россия һәм глобаль икътисадый көн тәртибендәге сорауларны һәрьяклап өйрәнә, анализлый, формалаштыра һәм яктырта. Бизнес-проектлар белән эшли һәм инвестицияләр җәлеп итә, социаль эшкуарлыкны һәм хәйрия проектларын үстерүгә булыша.
Фонд чаралары 208 илдән һәм территорияләрдән катнашучыларны җыя, ел саен 15 меңнән артык ММЧ вәкиле Росконгресс мәйданчыкларында эшли. Россиядә һәм чит илләрдә 5000нән артык аналитик эксперт һәм эксперт җәлеп ителгән.
Фонд БМО структуралары һәм башка халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Дөньяның 78 илендә 173 тышкы икътисадый партнеры, Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр берләшмәләре, финанс, сәүдә һәм бизнес – ассоциацияләре, Россиянең 188 иҗтимагый оешмасы, башкарма һәм закон чыгару хакимиятенең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектлары белән күп форматлы хезмәттәшлекне үстерә.
Төньяк башкалада һәм Ленинград өлкәсендә яшәгән милләттәшләребез дә күркәм Яңа ел тантанасыннан читтә калмый. Елның – елында татар милли – мәдәни җәмгыятьләре туасы елга багышлап төрле эчтәлекле чаралар оештыра.
“Файда” татар җәмгыяте (җитәкчесе Айрат Маннанов) активисты Роза ханым Чеснакова Ленинград өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре белән берлектә Кудров 2нче санлы мәгърифәт үзәгендә укучылар өчен ” Төбәк белеме” дәресе оештыруда катнашулары турында хәбәр иткән иде.
“Төбәк белеме” дәресе : “Минем күпмилләтле Ленинград өлкәсе” дигән темага багышланды.
Әлеге хәбәрнең “тозы” шунда: ” Файда” татар җәмгыяте активистлары Роза Чеснакова – ” Кыш әби” , Мансур Аббасов – “Кыш бабай” булды.
– Чара бик матур узды. Укучылар татар халкында “Кыш бабай ” белән “Кыш әби” тарихына багышлап күп сораулар бирде , – ди Роза Хәсән кызы.
Берүк вакытта Яңа ел алдыннан Петербургта инде сигезенче тапкыр “Теләкләр агачы” хәйрия акциясе узды. Санкт-Петербурглылар балаларның меңнән артык теләкләрен тормышка ашырды.
Бу акция төньяк башкалада ел саен үтә. Открыткаларда, нигездә, ата-анасыз калган, авыр гаиләләрдән булган, сәламәтлекләре чикле балалар теләкләре. Быел “Теләкләр агачында” беренче тапкыр Мариупольдән килгән балаларның открыткалары булды. Шулай ук, ике зур чыршы Санкт – Петербург исеменнән Мариуполь шәһәренә җибәрелгән. Алар балалар иҗаты йортында һәм Мариуполь Театр мәйданында урнаштырылды, дип хәбәр итә матбугат чаралары. Чыршыларда теләк язылган открыткалар да булды.
Балалар өчен уздырылган Яңа ел мәдәни чараларының максаты: үсүче буында могҗизага ышаныч тудыру. Нык ышансаң, теләкләр тормышка аша, диләр ич.
Балаларга бүләкләрне Фонд партнерлары әзерләгән.
“ Питер Татар” порталы да Яңа елны зур әзерлек белән каршы алды. “ 2023 елны көткәндә Петербургта Шәрекъ киче” дип аталган җырлы – моңлы һәм үз эченә тәбрикләүләрне алган милли – мәдәни чара әзерләде.
Сез бу күркәм кичәне You Tube каналында “Питер Татар” да карый аласыз.
Мәкаләне язганда “Питер Татар” порталы мохтәрияте (баш мохәррир Равил Закиров) исеменә Росконгресс матбугат хезмәте җибәргән мәгълүмат тә файдаланылды.
Фоторәсемнәр интернеттан алынды.
Зәрия Хәсәнова,
“Питер Татар” порталы мохтәрияте әгъзасы