Узып баручы, Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы, дип игълан ителгән 2022 елда «Былбыл» театры өчен зур вакыйгалар булды. Шактый зур, дисәк тә була…


Тамашачыларыбызның күп сораулары буенча Флорид Бүләковның «Эх, күгәрченкәйләрем!..» спектакле кабатлап күрсәтелде. Тамашачыларның безне җылы кабул итүе, күпләрнең икенче тапкыр килүе, әлбәттә, дулкынландыргыч вакыйга…


Н. Гаетбаевның «Әстәгъфирулла!..» әсәре буенча премьера куелды.
Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильгиз Халиков катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан мондый игътибар, әлбәттә безгә канат өстәде, үз-үзебезгә ышаныч тудырды. Димәк, без дөрес юлда! Санкт – Петербургта татар театры эшли башлавы, татар дөньясы өчен кирәкле, мөһим!
Ильгиз интернет челтәрендә болай дип язды: «4 июнь Санкт-Петербург шәһәренең “Рыбацкое” мәдәният йортында “Былбыл” үзешчән татар театры Н.Гаетбаевның “Әстәгъфирулла” пьесасы буенча спектакль куйды. Артистларның искиткеч уйнавы, зал тулы татар театр сәнгатен сагынган тамашачылар булуы, театр коллективының көчле, матур, өметле икәнен күрсәтте. Уңышлар теләп, яңа театр труппасын 2022 елда “Идел-йорт” төбәкара татар үзешчән театрлар бәйгесенә көтәбез! Җиңү яулау өчен нигез бар! Афәрин!»


Ильгизнең сүзләре канатлы булды! Без, берьюлы диярлек, ике фестивальдә катнаштык.
«Апас, Тетюши, Буа – культурная дуга» халыкара сәнгать фестивалендә, Н.Гаетбаевның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Әстәгъфирулла” спектаклебез «Югары сәнгатьле башкару өчен» дипломы алды ( https://vk.com/wall-209215016_516 ).

Бу фестивальгә безне Буа театры директоры, Татарстан Республикасының халык артисты Раил Садриев чакырган иде.
Ә “Идел-йорт” төбәкара татар үзешчән театрлар бәйгесендә Флорид Бүләков пьесасы буенча «Эх,күгәрченкәйләрем!..» спектакле II дәрәҗә лауреат дипломы алды! Ничек шатланмыйсың да, ничек мактанмыйсың инде!.. « Былбыл» театрының, гомүмән, ике спектакле куелды, алар икесе дә дипломлы!..

Сиринә Зинурова

https://vk.com/wall-209215016_657

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kamal-teatrynda-xxii-idel-iort-tobakara-konkursy-inucelaren-bulaklardelar-5864865

Җавап калдыру

Похожие новости