Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Хәсән Туфан

… Залны тутырып аһәңле дә, сагышлы да, шул ук вакытта, тантаналы да татар җыры яңгырый. Гүя җыр үткәннәрне дә онытмаска, бүгенгенең дә кадерен белергә чакыргандай.

Моннан 80 ел элек Ленинградны урап алган утлы боҗра өзелде. 27 гыйнвар – Ленинградны камалыштан тулысынча азат итү көне. Бу вакыйга, һичшиксез, безнең илнең һәм һәрберебезнең язмышында аерым урын алды. Илебез халкы өч революция башкаласы булган Ленин шәһәрен  яклап калуда искиткеч каһарманлык үрнәге күрсәтте. Әлбиттә,  бу тарихи вакыйга төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр игътибарыннан да читтә калмады. Күз яшьләре аша каршы алган җиңүгә багышланган чаралар дәвам итә. Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә балачагы блокада камалышын кичергән ветераннар белән очрашу оештырылганлыгы хакында хәбәр иткән идек инде.

Моң агыла да агыла. Залга акрынлап яше – карты тула. Санкт-Петербургның Чайковский урамындагы 24нче санлы йортындагы Татар мәдәни үзәгендә Ленинград блокадасы өзелүнең 80 еллыгы уңаеннан чәй табыны әзерләнде.  

Чәйгә иң кадерле кунаклар Ленинград блокадасын кичергән : Рауза Хәсән кызы Сафиуллина, Сания Хәсән кызы Килдеева, Рабига Әлим кызы Богданова,  Хәлифә Хәсән кызы Кугушева, Рокыя Хәсән кызы Мирхәйдәрова һәм Фәридә Әбүбәкер кызы Мамина чакырылды.

Кызганычка каршы, Нурия Абдулла кызы Кутыева, Мәрьям Усман кызы Мамлеева һәм Рәис Хәйретдин улы Тимербаев килә алмады.

Сүз уңаенда шунысын әйтергә кирәк: Бөек Ватан сугышы яугире Рәис Тимербаевка быел 99 яшь тулды. Узган ел Рауза Хәсән кызы Сафиуллина 90 яшен билгеләде. Аларга сәламәтлек телибез.

Балачагы шушы дәһшәтле елларга туры килгән кызлар һәм малайлар вакытыннан алда олыгайды,  юка иңңәренә өлкәннәр дә күтәрә алмаслык авырлыкны салырга мәҗбүр булды.

Фашист яудырган утлы боҗрага эләккән ленинградлыларны хөрмәтләү кичәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле  Ренат  Вәлиуллин, шәһәрнең Татар  милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев, аның ярдәмчесе, меценат Шамил Алюшев, Төбәкара Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар милли – мәдәни татар иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Рәшид Мәһдеев һәм билгеле татар активисты Халисә Алюшева катнашты.

Чәй табынына Халисә Алюшева татар милли ризыклары әзерләгән иде. Тәмле пирогларны җыелучыларга өйгә “куян күчтәнәче” итеп тә бирделәр.

Балачагы блокада авырлыгын кичергән ветераннарга истәлек бүләкләрен шәһәрнең Татар милли – мәдәни мохтәрияте (рәисе Рәис Яркәев ), Рәшид Мәһдеев, Халисә һәм Шамил Алюшевлар  әзерләгән иде.

Чыгыш ясаучылар блокада ветераннарына оптимизм, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, иминлек һәм озын гомер теләделәр.

Кадерле кунаклар онытылмас хатирәләре белән уртаклашты. Роза ханым Сафиуллина 1942нче ел  аеруча авыр булды.  Суыктан һәм ачлыктан меңнәрчә кеше үлде дип искә алды. Сафиуллина эвакуациядән соң Ленинградка әйләнеп кайта. Ул мәгънәле һәм кызыклы тормыш алып бара. Ул бүген дә энергияле һәм зирәк акыллы.

Үз чыгышында Сания Хәсән кызы Килдеева да ачлыкның үзәкләргә үтүе, аяк атларга ирек бирмәве һәм көчсезләндерүе турында сөйләде. Эвакуациядән соң Килдеева да Ленинградка әйләнеп кайта. Намуслы һәм матур тормыш кора. Актив җәмәгать эше алып бара.

Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр Сания Килдееваны татар җырларын оста башкаручы “Шатлык” ансамбле вокалисты буларак та белә.  

Хәлифә Хәсән кызы Кугушевага блокада чорында дүрт яшь була. Ул эвакуациягә Мордовиягә эләгә. Өч атнага сузылган  юл авыр һәм хәвефле була.

Мордовиядә дә тормыш җиңелдән булмый. Ачлык, суык һәм ягарга утын юк.

1946 елда Ленинградка әйләнеп кайталар. Хәлифә Кугушева озак еллар икътисадчы һәм бухгалтер булып эшли. Замандашлары арасында абруй яулый.

Кичә барышында тарихи видеолар күрсәтелде, метроном тавышы яңгырады. Бер минут тын калып һәлак булганнарны искә алдылар.

Чәй кичәсен балалар чыгышлары, баян моңнары бизәде.

Блокада балалары белән очрашу кичәсе сценарие проектын “Ак калфак – Нева” хатын – кызлар оешмасы рәисе Фирая Рәшитова төзеде һәм кичәне бик матур алып барды.

Зәрия Хәсәнова, “Питер Татар” порталы мохтәрияте әгъзасы.

Җавап калдыру

, , , ,
Похожие новости