Моннан 80 ел элек Ленинградны урап алган утлы боҗра өзелде. 27 гыйнвар – Ленинградны камалыштан тулысынча азат итү көне. Бу вакыйга, һичшиксез, безнең илнең һәм һәрберебезнең язмышында аерым урын алды.
Хәтердән җуелмас ул көннәр
Милләттәшебез Ленинград блокадасын кичергән Сатирә Сәгъдиеваның табынга утырган саен күзләре яшьләнә, күңеле ярларыннан ташып тула.
Нева шәһәре фашист камалышыннан азат булуын бәйрәм итә
Гыйнвар ленинградлылар өчен сагышлы бәйрәм ае. 18 гыйнварда шәһәр камалышын өзгәнгә 79 ел тулды, 27сендә кала тулысынча 900 көнлек боҗрадан азат булды.