…Әни саклап кына карточкага бирелгән икмәкне кулына ала.  Әйтерсең, саксыз  тотынса, ул югалыр, юкка чыгар дип курка кебек. Ипине пычак белән берничәгә бүлә. Башта әтигә зуррак, без балаларга бәләкәйрәк өлешне бирә. Валчыгы да идәнгә төшмәсен өчен, ул бу эшне өстәл өстенә кечкенә ак сөлге җәеп эшли.

Кадерле ризыкны тел өстенә бүлеп – бүлеп кенә салып озак итеп суырабыз. Шулай да, ул барыбер тиз бетә. Ашыйсы килү теләге бер минутка да югалмый. Блокада баласы, Рауза Хәсән кызы Сафиуллина  сугыш урлаган балачагын шулай искә ала.

Шәһәр фашист боҗрасында булган ул елларны бүген 80 – 90 яшькә җиткән өлкәннәр өстән яуган ут, ачлык һәм суык көннәр белән искә ала.

Ленинградта фашизм оештырган утлы боҗра кешелекнең иң канкойгыч камалышы булды.

Фашизм боҗрасында булган чорны саннарга күчергәндә

Хәрби яугирләр арасында:

һәлак булучылар саны 332 059

хәбәрсез югалганнар  саны 111 242

Гражданнар арасында югалтулар

артиллерия атуы һәм бомбардировкалар вакытында 16747,

ачлыктан 632253 кеше.

Алтыннан да кыйммәтрәк

Шәһәрне утлы боҗра чолгап алган көннәрдә халык өчен иң кыйммәтле һәм иң кирәкле ризык  – икмәк була.

1941 елның ноябрь – декабрендә эшче көненә 250 г. ә хезмәткәрләр, балалар һәм өлкән  яшьтәгеләр 125 г. икмәк ала алган.

1941 елның декабрендә шәһәргә азык – төлекне Ладога күле  бозы өстеннән “Тормыш юлы” аша китерә башлыйлар. Ә 25 декабрьдән паек нормасы бераз арта.

1941 елның 8 сентябрендә немец бомбардировщиклары һөҗүменнән соң Ленинградның Бадаев складларына ут каба.  Янгын азык-төлек запасларының күп өлешен юкка чыгара.

1944 елның 27 гыйнваренда шәһәрне урап алган утлы боҗра, ниһаять, өзелә.

Шәһәрдә нибары 500 мең кеше кала. Фашист боҗрасы башланган вакытка караганда,  5 тапкыр азрак.

Ленинградлылар өчен шәһәрнең утлы фашист камалышыннан азат ителгән 27 гыйнвар көне – изге көн. Ачлык, рәнҗеш, югалтулар, өметләр һәм ышаныч белән көтеп, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорап алган көн бу. 27 гыйнвар көнне Санкт-Петербургта һәм илнең һәр төбәгендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышланган киң күләмле чаралар узды. Тантаналар Пискарев мемориаль зыяратындагы «Ватан – Ана» монументына веноклар һәм чәчәкләр салу белән башланды. Бу дөньядагы иң зур мемориаль каберлек. Анда  Ленинград блокадасы корбаннары һәм Ленинград фронтында һәлак булган яугирләр җирләнгән.

Пискарев мемориаль зиратында таш постаменттагы алты метрлы бронза скульптурада кулларына мәңгелек символы булган имән яфраклары гирляндасын тоткан хатын — кыз сыны. Скульптура артында таш дивар тора, анда Ольга Берггольц  сүзләре уеп язылган:

Биредә ленинградлылар ята
Биредә шәһәр халкы, ир-атлар, хатын-кызлар, балалар.
Алар янында Кызыл Армия яүгирләре.
Гомер буе алар сине якладылар,
Ленинград ! Революция бишеге !
Аларның затлы исемнәрен без  санап чыга алмыйбыз,
Алар гранитның мәңгелек саклавы астында бик күп.

Санкт – Петербургта оештырылган тантаналарда катнашырга Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә махсус делегацияләр килгән иде.

Әлбиттә инде, Казаннан һәм Уфадан да хөрмәтле ватандашлар катнашты. Бөек Ватан сугышы елларында безнең туган республикалар яугиләре башка милләт вәкилләре белән берлектә иңгә – иң торып көрәште. Ленинградтан эвакуацияләнгән балалар һәм гаиләләр бәрәкәтле Татарстан һәм Башкортостан җирләрендә сыеныш тапты. Халкыбызның никадәр кунакчыл һәм ярдәмчел булуын үзләрендә тойды.

Миякә районының Әнәч авылында безнең туганнарда да Ленинградтан бер гаилә яшәгәнлеген сөйләгәннәр иде.

Нацистлар шәһәрне Бөек Ватан сугышы башланганнан соң өч ай үткәч кенә фин гаскәрләре ярдәмендә чолгап алалар. Ленинградлыларның котылу мөмкинлеге белән бердәнбер бәйләнеше булып зур Ладога күле кала. Шәһәрлеләр Совет Армиясе тиздән аларны коткарачагына ышаналар, әмма блокада 872 көн дәвам итә.

Ленинград блокадасы өзелгән көннең 80 еллыгына багышланган чаралар шәһәрнең барлык районнарында да соңга кадәр дәвам итте.

Артиллерия салюты фашист блокадасын тулысынча җиңү хөрмәтенә Петербург өстендәге күкне, моннан 80 ел элек яктырткан кебек үк, балкып яктыртты.

Фоторәсемнәр ачык мәгълүмат чыганакларыннан алынды.

Зәрия Хәсәнова , “Питер Татар” порталы  мохтәрияте әгъзасы.

Җавап калдыру

, , ,
Похожие новости