Милләттәшебез Ленинград блокадасын кичергән Сатирә Сәгъдиеваның табынга утырган саен күзләре яшьләнә, күңеле ярларыннан ташып тула. Камалышта татыган газап-михнәт, ачлык-ялангачлыкны онытырлыкмы! Өч елга якын булган чолганыш мәхшәре хәтирәләре аны әле дә озата бара. 97 яшьлек Сатирә әбинең ташып торган яшәү көче, рух ныклыгы сокландырды.
-Ленинград – миңа бик якын, кадерле, газиз шәһәр, мин аны бернәрсәгә дә алыштырмыйм, халкы – каһарман, чолганышта бирешмичә, аннан чыга алды, – ди Сатирә әби.
Камалыш михнәтләрен кичергән якташ белән очрашып, якыннан аралашу яшәү, тормыш фәлсәфәмә башкача юнәлеш бирде. Блокада аның йөрәгенә, бәгыренә уелган. Ленинград кичергән тиңдәшсез афәтне дулкынланып, йөрәге сулкылдап искә ала. Сатирә Сәгъдиева Нева елгасы буендагы калага ничек барып чыкканын сөйләде.
Халыкның күпләп илнең төрле якларына индустрияне күтәрергә – завод-фабрикалар, ГЭС, ТЭЦлар төзергә чыгып киткән еллары… Буа районының Ташкичү авылыннан Садретдин белән Гатикә (ул Наратбаш авылыннан) Зыятдиновларны язмыш Ленинградта көткән булган. Гаилә башлыгы биредә 5нче электр станциясендә, тегү эшенә оста Хакыйдә исә тегү фабрикасында хезмәт куя. Гаиләдә дүрт кыз – Зәйнәп, Сатирә, Зәйтүнә, Гөлҗиһан үсеп килә. Әмма илдә сугыш чыгып, тормыш тәртибен, уй-хыялларны җимереп ташлый. Садретдин гаиләсе белән камалышта кала. Хәтердән җуелмас ул еллар… Дошман самолетлары шәһәрне еш бомбага тота, күбесе ленинградлыларны сөендереп, кара төтен чыгарып, җиргә төшеп кадала. Кала халкы бомба астында да эшли: окоплар казу, йорт түбәләрендә кизү торулар, Нева елгасына суга йөрүләр дисеңме. Һәр көн җелеккә, бәгырьгә төшә. Ачлык, салкын үзәккә үтә. Ә яшәргә, эшләргә кирәк. Зыятдиновлар гаиләсе дә эшкә җигелә. Өлкән кыз Зәйнәп хәрби заводта – хисапчы, әти-әниләре дә көне буе эштә. Эшләгәннәргә 200 грамм ипи бирелә. Сатирәгә -13 яшь. Зәйтүнә белән Гөлҗиһан аннан кечерәк. Ашарга-эчәргә кытлык хәттин ашкан. Ә Садретдин гаиләсендә алты җан, алты авыз. Сатирәнең бер сеңлесе үпкә кабарудан, икенчесе ачлыкка түзә алмыйча тоз ашап үлә.
– Сеңлеләремне машинага төяп алып китеп, “Туганнар каберлеге”ндә бер чокырга күмделәр, – дип искә ала Сатирә.
Ашамыйча гына түгел, берничә көн су эчмичә дә торган көннәре күп була. Сатирә урманга барып, орлыклар, үлән тамырлары казып ашап хәлләнә. Тик барыбер 10 килограмм авырлыкка калган кыз тәмам хәлсезләнә, бирешә. Бер таныш табиб очрамаса, аның урыны сеңлеләре янында булган булыр иде. Кабыргалары беленеп торган хәлсез Сатирәне хастаханәгә салалар. Биредә кыз тернәкләнә төшә. Камалышта якынча исәпләүләр буенча 600 меңнән 1,5 миллионга кадәр кешенең гомер өзелгән дип санала. Аларның ни бары 3 проценты гына шәһәрне бомбага тоту вакытында һәлак булган, калганнарын ачлыктан интегеп үлә. Камалыш тарихы турында Питерда «Блокада сакчылары» музее сөйли. Биредәге һәр экспонатны еламыйча карарлык түгел. Иң тетрәндергәне күгәреп беткән шул чордагы ипи кисәге. Ул кыерчык ипи тисә әле… Ә ипи карточкаң югалса, яшәү юк, дигән сүз. Ачлыктан интегеп үлүчеләр язып калдырган хатларны тыныч кына уку мөмкин түгел. Бомба төшеп шартлаган тавышлар сискәндерә. Музейда авыр тойгы, хисләр камалышында калып, яшәүнең, тыныч көннәрнең никадәр кадерле икәнен аңлыйсың.
Сатирә әби ул еллардагы мәхшәрне әкрен генә хәтер янчыгыннан бушата тора. Үзе сөйли, күзендә исә чык тамчылары. Сеңлеләрен искә алганда, гаепле кеше сыман аларның фотосурәтләрен сыйпый. Блокада михнәте аның әле дә җанын кыйный. Ладога күле аша тормыш юлы ачылган көнне тормышында иң бәхетле мизгел дип саный. Кыз әлеге юлны чыкканда бомба төшеп, баш мие селкенә. Бар да артта… Садретдин гаиләсе белән туган якларына кайта.
Сугыштан соң тагын да авыр еллар. Зыятдиновлар авыр хәтирәләргә карамастан, җаннарына якын Ленинградны торгызырга дип янә бирегә эшкә килә. Ә алар яшәгән фатир башка гаиләгә бирелгән булып чыга. Гаилә башлыгы тырыш хезмәт куеп янә фатир ала. Сатирә дә кул арасына керә – “Лано” оптика-механика берләшмәсендә фотоаппаратлар ясый. Аның кулыннан нинди генә маркалы фотоаппарат узмый, шул рәвешле бу хезмәткә ул дүрт дистә ел гомерен бирә. Сатирә тәвәккәл, йөзәргә бик оста була: еш Нева елгасын колачлап йөзеп чыга. Иптәш кызлары елганың икенче ягына киемнәрен алып чыга торган булалар. Сугыштан соң кыз Рәкыйп Сагъдиев атлы татар егете белән гаилә кора. Рәкыйп кондитер фабрикасында эшли, гаиләдә уллары Равил үсә. Тырыш гаилә бакча тотып, мул тормышта яши. Уллары Равил дә үзләренә охшаган, тырыш. Ул улы Эмильне дә югалып калмаслык, авырлыкларга бирешмәслек, тормышта үз урынын табарлык итеп тәрбияли. Әтисен генә түгел, апасы Зәйнәп, сугыш ветераны Исмәгыйль агасын да шәригать кануннарынча соңгы юлга озата, каберләрен карап тота, йола-гадәтләрне үти.
Сәгъдиевлар тормышында сугыш белән бер вакыйга була: Петроград районындагы фатирларын сатып, башка йортка күченәләр. Алар фатирына күченүчеләр капиталь ремонт ясаганда бала бүлмәсендәге дивардан сугыш вакытында кысылып калган снарядка юлыга. Аны махсус белгечләр чакыртып алалар. Бу вакыйга турында Питер каласы массакүләм мәгълүмат чаралары гөж килә.
-Ул фатирда шактый ел гомер иттек, улыбыз шул бүлмәдә үсте. Ә бит аның теләсә кайсы вакытта шартлау куркынычы булган юкса, – ди Сатирә әби.
Ветеран улы, килененең ныклы игътибарында көн итә: урын-җире чиста, яхшы мөгамәлә, тәрбиядә. Шуңа да яшисе килеп яши. Сеңлеләре гомерен дә яши бит ул. Аның фатирын Җиңү бәйрәме, Блокаданы өзү датасында гына түгел, оныгы туган көнендә дә чәчәк бәйләме бизи. Беренче класста укучы оныгы әбисенең картлыгына ямь өстәрга яратучан: Виктор Цой репертуарыннан, хәрби җырлар башкара. Соңгылары әбисе күңеленә аеруча хуш килә. Шул җырлар рухында үскән буын бит ул. Оныгы белән аралашу аны тагын да канатландыра. Ветеран бүгенге вазгыятькә борчыла. Ил яңалыклары тыңлап, вакытсыз үлемнәр, җимерелүләр, камалышларның башка кабатланмавын, ил-көн тынычлыгын тели.
Табында калган ипи валчыгының бөртеген дә калдырмыйча сыпырып җыеп алуы блокада дигән куркыныч сүзнең ничә дистә елдан соң да аның хәтерендә аз гына да җуелмыйча яшәвен раслый.
Рәзимә Кашапова.
Журналист, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, Зәй “Ак калфак” җирле оешмасы әгъзасы.